Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Сахалинда татар мәктәбе эшли башлады
root
24 гыйнвар, 2012 - 22:41

Сахалинда татар мәктәбе эшли башлады

Южно-Сахалински шәһәрендә этномәдәни компонентлы татар мәктәбе эшли башлады. Анда татар теленнән тыш, татар тарихын, гореф-гадәтләрне, милли ашлар пешерергә өйрәтәчәкләр.
Татар мәктәбе өчен урынны Кузнецов исемендәге шәһәр китапханәсе тәкъдим иткән. Сахалиндагы “Туган тел” агарту-мәдәни үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова сүзләренчә, элек алар ана телен өйдә өйрәткәннәр һәм анда 30дан артык кеше йөргән. Яңа мәктәпкә әлегә 56 кеше язылган.

​“Иң кечкенәсенә – 4 яшь, иң олысына – 87 яшь. Без татар телен ике​​төркемгә бүлеп укытабыз, чөнки кайберләре татар телен бөтенләй белмәсә, икенчеләре аңлый, әмма сөйләшә алмый”, ди ул.

Моннан тыш, татар тарихы, гореф-гадәтләр, чигү эшләре, татар милли ашларын пешерергә өйрәтү, Сабантуй, Нәүрүз кебек бәйрәмнәрнең асылына төшенү, көрәш дәресләре каралган.

“Мисал өчен, көрәшне без спорт залында уздырачакбыз. Һәрбер дәрескә 40 минут каралган. Алар барысы да якшәмбе көнне узачак. Ләкин халык татар телен өйрәнү өчен атнасына бер генә җитми дип саный, алар өч тапкыр уздыруны сорый”, ди Вәлитова.

​​​​​Татар теле дәресләре һәркемгә мәҗбүри булса, калганнарын һәркем кызыксынуына карап сайлый ала. Дәресләрне Татарстан һәм Башкортстан югары уку йортларын тәмамлап, хәзерге вакытта Сахалинда яшәүчеләр укыта. Шулай ук гореф-гадәтләргә өлкәннәр төшендерә.

Дәреслекләрне Татарстан мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җибәргән. Укучыларны урыс телендә сөйләүче татарларга каралган программа нигезендә укытачаклар.

Чыганак: http://www.azatliq.org

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1730
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Белем бәйрәме
Айның иң яхшы ресурсы (Октябрь, 2014) ресурслар
Белем бәйрәме
Хәбибуллина Эльмира Гаяз кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 4 нче диск
24 502 0 Аудио
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара. II бүлек
41 843 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑