Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » FISU бәя бирү комиссиясе КДУда кунакта
Раил Гатауллин
19 май 2008 - 16:03

FISU бәя бирү комиссиясе КДУда кунакта

Узган ял көннәрендә Казан дәүләт университетының актлар залында FISU бәя бирү комиссиясе әгъзалары Казан шәһәре студентлары белән очрашты.

Кунакларны КДУның ишек төбеннән үк каршы алдылар. Биредә Татарстанның барлыгы 11 югары уку йортыннан йөзәрләгән студент Универсиада аләмнәрен җилфердәтә иде. FISU бәя бирү комиссиясе әгъзалары Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Татарстан Републикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр Марат Бариев, КДУ ректоры Мәгъсүм Сәләхов җитәкчелегендә актлар залына узды.

Биредә сүз башта КДУның спорт өлкәсендәге уңышлары турында барды. Ректор Мәгъсүм Сәләхов әйтүенчә: “КДУ беркайчан да үзенең төп традициясенә, “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” гыйбарәсенә хыянәт итмәде. XIX гасырда ук студентлар физик тәрби белән шөгыльләнгәннәр. Бу хәзер дә дәвам итә - фән белән беррәтән КДУда мәдәният һәм спорт та үсеш ала. Казан дәүләт университетында бүген спортның 40 төре аеручы активлардан.”

Шуны да ассызыклап узарга кирәк, бездә үзебездә дә республикакүләм Универсиада уза. Биредә Татарстан югары уку йортларының иң талантлы яшь спортчылары көч сынаша, җиңүләр яулый, рекордлар куя.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин фикеренчә, Универсиада узу хөрмәтенә шәһәребез үсәргә стимул алачак, нәкъ Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндәге кебек. “Казан яшьләре һәм студентлары – ачык йөзле, кунакчыл, креатив, үз көчләренә ышанган кешеләр. Андый яшьләр дөньяда бүтән юк. Шуңа мин Казанның җиңүенә ашанам”, - диде ул. Студентларның Универсиада уздырырга теләге зур икәнен FISUның вице-президенты Стефан Берг та күрми калмаган. “Студентларыгыз күзләрендә Универсиада-2013не кабул итү хыялын күрәм мин”, - диде ул.

Ә иң кызыгы, очрашу азагында булды, югары уку йортларының булачак студентлары, әлегә мәктәп укучылары FISU бәя бирү комиссиясенә гадәти булмаган бүләк тапшырды. Бу – секундомер, һәм ул быелның 31 маенда Брюссель шәһәрендә Универсиада-2013 үтәчәк шәһәрне игълан иткән мизгелдән вакытны кирегә саный башлаячак.

 
  • Уртаклашырга
  • Караулар саны: 4178
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Белем бәйрәме
Айның иң яхшы ресурсы (Октябрь, 2014) ресурслар
Белем бәйрәме
Хәбибуллина Эльмира Гаяз кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 1 нче диск
23 297 0 Аудио
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
42 248 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑