Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Фәнни «Шыгырдан укулары» һәм икътисади «Шыгырдан диалогы» форумы узачак
ramil
18 Октябрь, 2011 - 22:06

Фәнни «Шыгырдан укулары» һәм икътисади «Шыгырдан диалогы» форумы узачак

26-27 октябрьдә Чуашстанда “Шыгырдан укулары” һәм “Шыгырдан диалогы” дип аталган икътисади форум узачак. Бу турыда Чуашстанның Диния нәзарәте матбугат үзәгеннән Рәфис Җәмдихан хәбәр итә.

Казан, Чабаксар һәм Мәскәүдән килгән академиклар, галимнәр катнашачак. Бүгенге көндә әлеге тема бик актуаль булып тора. Чөнки, татар галимнәре раславынча, татар иҗтимагый тормышы революциягә кадәр дә, аннан соң да нигездә Ислам дине белән бәйләнгән булган. Бу бәйләнеш нәтиҗәсендә, революциягә кадәр, татарлар тиңе булмаган милли мохит, яшәеш системасы торгызганнар. Бүгенге көндәге милли-дини яңарыш ревоюциягә кадәргә бу чор дәрәҗәсенә ирешмәгән, шуңа күрә, Идел буендагы исламның тарихы һәм традицияләрен фәнни кысаларга салып өйрәнү вә бүгенге чынбарлык белән чагыштыру актуаль булып тора.

Моннан тыш, 27 октябрь көнне Чуашстанның Шыгырдан авылында тагын бер яңа чара узачак. Моңа кадәр гомум татар дөньясында да беренче тапкыр узачак бу чара – “Шыгырдан диалогы” дип атала һәм ул авылларның икътисадый форумы рәвешендә узачак. Бүген, бөтен дөньяда урбанизация, вә глаболизация барса да, авыллар барыбер илебезнең икътисад тармагының мөһим бер өлеше булып тора. Русиянең колачсыз җирләре авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгылләнү өчен бик уңайлы җирләр. Ә инде, татар мәдәнияте бүгенге көндә субкультура рәвешендә шәһәр мәдәниятен тудырып килсә дә, әлегә милли яшәешнең тамырлары авылда кала бирә. Шуңа күрә, авылларның мәдәни яктан гына түгел, бигрәк тә икътисадый-социал яктан да тотрыклы бер үсеш юнәлешен булдыру актуаль. “Шыгырдан форумы” шушы юнәлештә бер башлангыч булып тора. Аның эшендә Чуашстан, Татарстан һәм Мәскәүдән килгән танылган икътисадчылар, дәүләт вә банк, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре катнашачак. Шулай ук, форум эшендә, Идел буендагы авыллардан чакырылган урта һәм вак бизнес вәкилләре дә булачак. Шулай итеп, “Шыгырдан диалогы” дәүләт, олы бизнес белән авыл җирендәге кече һәм вак бизнес вәкилләренә аралашу мәйданчыгы тудыра.

Ике көн дәвам итәчәк бу чаралар кысаларында, Шыгырданда Идел буе авылларыннан килгән эшмәкәрләр, авыл җирлегендә эш алып баручы бизнес ияләренең күргәзмә-ярминкәсе дә эшләячәк. Күргәзмә-ярминкә бүгенге көндәге авыллардагы икътисадны аңларга һәм үсеш перспективаларын гамәли яктан бәяләргә мөмкинлек тудырачак.

Авылларның киләчәге нинди булырга мөмкин? Шыгырдандагы чаралар кысаларында, Шыгырданның үз мисалында да күреп булыр дип уйлыйбыз. Русиядәге иң зур татар авылларының берсе булган Шыгырдандагы кече вә урта бизнес, авылдагы шәхси җитештерү тармагы белән дә, авылдагы мәдәни-социал инфраструктура белән дә таныштыру булачак. Моннан тыш, авылларга өмет бирүче тагын бер вакыйга Чуашстандагы вакыйганың йөзек кашына әйләнәчәк. Монысы, Шыгырдандагы икенче балалар бакчасына нигез салу тантанасы. Чынлап та, авылларның бүгенге көндәге проблемалары, халык саны кимүе бөтен ил буенча күзәтелгәндә, Шыгырданда халык саны, балалар тууы хисабына елдан-ел арта бара. Әле берничә ел элек кенә икенче мәктәп бинасы сафка басса, бүген инде яңа балалар бакчасына ихтыяҗ зур.

Чуашстан җирендә бүгенге көндә 35 меңнән артык татар-мөселман яши. Алар Республиканың төрле авыл-шәһәрләрендә гомер кичерә. Бүгенге көндә татар дөньясында Чуашстанда яшәүче татарлар тормышы үрнәк итеп куела. Моңа әлеге җирлектә яшәүче милләттәшләребезнең көн-төн милли яшәешне торгызу юнәлешендәге гамәли эшчәнлеге сәбәп булды.

Шулай итеп, Чуашстанда бүгенге көндә 21 татар мәктәбе эшли. 50 дән артык мәчет-мәхәллә эшчәнлек алып бара. Берничә газет нәшер ителә. Республикадагы татар-мөселманнарның методик үзәге булып “Гөлстан” мәдрәсәсе эшли. Ел дәвамында Мәүлид айлыгы, Сабантуйлар, шәкертләр бәйрәме, Коръән укучылар бәйгесе һәм башка бик күп төрле чаралар оештырыла. Бу эшләрнең башында Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте тора. Җирле татар милли-мәдәни мохтәрияте дә ярдәм итә.

Чыганак: http://www.tatartime.com

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2330
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2016) ресурслар
Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы (5 сыйныф...
Гимадиева Эльвира Илдус кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 1 нче диск
20 677 0 Аудио
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
45 707 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑