Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Самарада татар теле укытучылары конференциясе узды
ramil
10 Октябрь, 2011 - 19:10

Самарада татар теле укытучылары конференциясе узды

Самара губерниясының 160 еллыгына һәм укытучылар көненә багышлап Самара шәһәрендәге “Яктылык” татар мәктәбендә “Татар теленең бүгенге хәле, киләчәге, аның проблемалары” дигән темага конференция узды. Аны "Дуслык" Самара өлкә региональ иҗтимагый- иҗади оешмасы өлкәнең Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Яктылык” мәктәбе белән берлектә оештырды.

Конференциянең төп максаты татар теленең саклануына, аның киләчәгенә, үсешенә игътибар итү, татар телен пропагандалау, белем-агарту эшләре белән шөгылләнүче татар иҗтимагый оешмаларына, мөгаллимнәргә, активист-шәхесләргә төрле яктан ярдәм итү, аларның эшләрен халыкка пропагандалау, балаларны рухи, дини, милли гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләү шартларын эзләү һәм башкалар. Бу мөһим чарада Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, ТР дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, "Дуслык" Самара өлкә региональ иҗтимагый-иҗади оешмасы президенты, БТК БК әгъзасы Фәхретдин Канюкаев, шулай ук, өлкә һәм шәһәр татар мәктәпләре укытучылары, Самара өлкәсе фән һәм мәгариф министрлыгы; өлкә, шәһәр, район хакимияте вәкилләре; Татарстан Республикасыннан, Ульян, Сарытау өлкәләреннән мөгалимнәр һәм мөгалимәләр, галимнәр дә катнашты. Иң беренче итеп залга җыелган халыкны "Дуслык" Самара өлкә региональ иҗтимагый- иҗади оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев сәламләде һәм укытучыларны бәйрәм белән котлап, конференциянең максатларын билгеләп, уңышлар теләде.

Төп докладны Самара өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгының төп белгече Дамир Гатин ясады. Ул бүгенге көндә өлкәдәге милли мәгарифкә, бигрәк тә татар мәктәпләренә кагылышлы өлешенә нык басым ясады. Дамир Гатин сүзләренә караганда егерме ел эчендә өлкәдә татар телендә белем бирә торган ун мәктәп ябылган, кайсылары башка мәктәпләр белән берләштерелгән. Кошки, Краснояр районнарында татар телендә белем бирүче мәктәпләр бөтенләй беткән. Өлкәдә 1729 бала ана телен өйрәнә икән. Үз чыгышында ул тагын бер яңалык җиткерде. Яңа стандартлар буенча 2011 елдан бала туган телен беренче класстан 4 сәгать, 10–11 классларда 5 сәгать укый алачак икән.

Чыгыш ясаучылар арасында Самара шәһәренең “Яктылык” мәктәбе директоры Магдания Әбдерәхимова, Камышлы районы Иске Ярмәк мәктәбенең татар теле укытучысы Әлфия Баһаветдинова, Саратов татар гимназиясе директоры Зәкия Саласкина, Ульян өлкәсенең Димитровград 22 санлы мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева, Похвистнево районы Гали мәктәбе Кәүсәр Шәйхетдинова, Шентала районы Денис мәктәбе укытучысы Гөлсинә Хәйруллина һәм башкалар бар иде. Чыгыш ясаган һәркем туган тел язмышы өчен борчылганын, проблемалардан чыгу юлларын эзләргә тырышты. Йомгаклау сүзе белән БТК БК рәисе Ринат Закиров чыкты. Ул милли мәгарифнең проблемаларына, бүгенге халәтенә тукталды. Укытучыларның сорауларына да җавап бирде.

Конференциянең икенче өлеше Литвинов исемендәге мәдәният сараенда үтте. Тантаналы өлешендә укытучыларны һәм ветеран укытучыларны хөрмәтләү булды. Фәхретдин Канюкаев “Яктылык” мәктәбенең иң беренче директоры РФ атказанган укытучысы Хәридә Дашкинага бүләк тапшырды. Бөтендөнья татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, ТР дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров алдынгы укытучыларга, ветераннарга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау кәгазьләрен, БТК БКның “Рәхмәт хаты”н тапшырды. Соңыннан залга җыелган укытучылар “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм Татарстан атказанган артисты ИлСаф катнашында зур концерт карады.

Чыганак: http://tatar-inform.ru

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2333
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

"Бүген Тукай туган көн" Г.Тукай. "Гали белән кәҗә"
Айның иң яхшы ресурсы (Октябрь, 2016) ресурслар
"Бүген Тукай туган көн" Г.Тукай. "Гали б...
Әхмәтшина Ракия Фәнис кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

pin up casino
Разил Вәлиев (тормыш юлы һәм иҗаты). Аудио шигырьләр
21 947 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
42 061 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑