Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген телевидениедә алып баручы, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы – мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы Тина Канделаки Казанның мәгълүмати технологияләрне киң кулланучы 19 нчы гимназиясендә булды һәм бу уку йортындагы белем бирү проектлары, уку процессына карата инновацион фикерләр белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов озатып йөрде.
Аны Казанга сәфәре август аенда Мәскәүдә уздырылган “Акыллы мәктәп” илкүләм мәгариф форумының дәвамы булып тора. Хәзерге вакытта әлеге проект төбәкләрдә дәвам иттерелә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанның Мәгариф һәм фән министры форумда махсус эксперт буларак катнашкан.
Тина Канделаки сүзләренчә, 19 нчы гимназиядә аны укытучыларның яшь булуы гаҗәпкә калдырган. Мәсәлән, информатика укытучысы һәм IT-технологияләр буенча директор урынбасары Руслан Галимовка 26 яшь. Эш стажы – 4 ел. КФУның исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамласа да, ул укытучы һөнәрен сайлаган. Ул Татарстанда яшь укытучыларга үсәр өчен мөмкинлекләр күп дип саный. Бу гимназиядә эшләү яхшы хезмәт хакы алырга (бүгенге очрашуда бу мәктәп укытучылары бер айга 12-16 мең сум хезмәт хакы алалар дип белдерделәр), чит илгә командировкаларга чыгарга, профессиональ яктан һәм иҗади үсеш кичерергә мөмкинлек бирә.
Тина Канделаки фикеренчә, яшь укытучыларның күпләп мәктәпкә килүе тәҗрибәле укытучылар белән берлектә заманча мәктәпнең үсешен тизләтеп җибәрә. Ул лидер укытучылар гына лидер балалар тәрбияли ала дип саный.
Министр билгеләп үткәнчә, лидерлык дәресләре турында сүз алып барганда бөтен баладан җитәкче тәрбияләү максат итеп куелмый. “Лидерлык дәресләре баланы шәхес итеп тәрбияләү, аның мөмкинлекләрен ачу өчен кирәк”, - дип белдерде А.Гыйльметдинов.
Идеаль мәктәп нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап биреп, Тина Канделаки мондый уку йортларында укытучының укучыларга һәрвакыт белем эстәргә кирәклеген аңлатып торуын һәм дөрес бирүнең яңа алымнарын куллануын әйтте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru, фото http://kazan.kp.ru сайтыннан алынды.