Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Бәләбәй татар гимназиясе җәнҗалы сүрелә
root
5 Сентябрь, 2011 - 06:53

Бәләбәй татар гимназиясе җәнҗалы сүрелә

Бәләбәй татар гимназиясе тирәсендәге шау-шу басылыр кебек. Шушы арада аның дәрәҗәсен кире кайтару мәсьәләсе хәл ителергә охшаган.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, август азагында, ягъни яңа уку елы башланырга берничә генә көн калгач, Бәләбәй татар гимназиясенә күңелсез хәбәр килде. 1995 елдан бирле эшләп килүче алдынгы милли гимназияне үзенең исеменнән мәхрүм итеп, аны гап-гади урта мәктәп итеп калдыру хакында карар кабул ителгән. Мәгарифкә күзәтчелек итү оешмасы, төрле сәбәпләр табып, әлеге карарны кабул иткән һәм аны Бәләбәй районы хакимияте аша гимназия мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновка тапшырткан.

Әлеге хәлне Нурмөхәммәт әфәнде ниндидер җитешсезлекләр аркасында түгел, ә татар гимназиясенә аның беренче көненнән үк киртәләр корудан килгән күралмаучылыктан, каршылыктан гына дип аңлата. Гимназия тирәсендәге җәнҗалга Башкортстан татар милли оешмалары да битараф калмады һәм 30 август көнне узган киңәшмәдә махсус мөрәҗәгать-белдерү кабул итте. Ә инде Бәләбәй татар гимназиясе укытучылар коллективы 5 сентябрьдә шәһәрдә төрле каршылык чаралары – митинглар, пикетлар оештыру ниятен әйткән иде.

Шундый катгый чараларга баруны җиткермәс өченме, башка сәбәпләрдәнме, Башкортстан җитәкчелеге татар гимназиясе мәсьәләсен тыныч хәл итү юлына баскан. 2 сентябрь көнне Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновны Башкортстан вице-премьеры Зөһрә Рәхмәтуллина һәм мәгариф министры Әлфис Гаязов Уфада кабул иткән.

“Озак кына барган сөйләшү бик нәтиҗәле һәм уңышлы булды. Гимназия статусы шушы арада кире кайтарылачак”, диде бу очрашу тәмамлангач та, “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә Нурмөхәммәт әфәнде.

Нурмөхәммәт Хөсәенов әйтүенчә, хәзер хәлләр уңайга үзгәрүгә өмет уянгач, укытучылар коллективы киләсе атна башына билгеләнгән каршылык чараларыннан баш тарта. “Без югары хакимиятләрнең уңай карашын сиздек, шуңа да без дә килешеп, тату эшләү яклы”, ди гимназия мөдире.

Чыганак: http://www.azatliq.org

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2307
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2016) ресурслар
Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы (5 сыйныф...
Гимадиева Эльвира Илдус кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Разил Вәлиев (тормыш юлы һәм иҗаты). Аудио шигырьләр
21 964 0 Аудио
Винни-пух һәм мәшәкатьләр көне
Винни-пух һәм мәшәкатьләр көне
Винни-пух һәм мәшәкатьләр көне
40 805 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑