Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан мәгарифен зур үзгәрешләр көтә. Бу, беренче чиратта, демографиягә бәйле. Укучылар саны кимеде, мәктәпкәчә балалар саны артты. Кулына диплом алып чыккан юрист һәм икътисадчыларның да буа-буарлык икәне бүген яңалык түгел... Хәзерге вакытта укучылар саны аз булган мәктәпләр эшләүдән туктый. Соңгы ике елда гына да 188 белем йорты укучылары өчен үз ишекләрен япкан. Ул биналарның бер өлеше балалар бакчаларына, китапханәләргә, ательеларга бирелә. Элеккеге мәктәпләрне ипи пешерү урыннарына да көйләгән районнар бар икән.
Мәгариф системасында эшләнгән эшләр һәм ирешәсе максатлар турында 16 февраль көнне Нурлат шәһәрендә узган Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык коллегиясендә сөйләштеләр. Утырышта белем-тәрбия системасының һәр тармагына тукталсалар да, мәктәп темасы аеруча игътибар үзәгендә булды. Министр Альберт Гыйльметдинов сүзләренә караганда, Россия укучыларының белем дәрәҗәсе буенча республикабыз 75нче урында. Әлегә кадәр БДИ нәтиҗәләре буенча да Татарстан Россиядәге уртача күрсәткечтән шактый калыша иде. Инде 2010 елда ул уртача ил күрсәткечләрен узып китүгә ирешкән. Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе хәлнең яхшыга үзгәрүен белем бирүдә яңа алымнар куллануда гына түгел, фронталь тикшерүләрнең ешайтылуында да күрә.
“Тикшеренүләр укучыларны куркытмаска тиеш – беребез дә яннарында тукмак тотып торырга җыенмый. 4,6,8 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен мондый тикшерүләр кертәбез икән, ул бары тик укучының әзерлек дәрәҗәсен һәр этапта күзәтеп тору өчен генә. Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак”, – диде Альберт Гыйльметдинов.
Тармактагы башка яңалыкларга килгәндә, талантлы яшьләр белән эшләү, укытучыларны электрон китаплар белән тәэмин ителеш көчәйтеләчәк. 2011 елның маена кадәр Татарстанда бөтен мөгаллимнәрне дә ноутбуклы итү бурычы куелган. Сингапур, Алманиянең белем үзәкләре белән элемтә дә ныгырга тиеш. Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә мәгълүм булганча, балалар бакчаларына чират та моннан соң бетәчәк - Татарстанда быел 23 яңа бакча төзелеп, аларның гомуми саны 51гә җитәчәк.
Чыганак: http://intertat.ru