Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Бәхәсле яңа белем бирү стандартлары
Раил Гатауллин
11 Февраль, 2011 - 19:26

Бәхәсле яңа белем бирү стандартлары

Өлкән сыйныфлар өчен яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары җәмгыятьтә зур бәхәсләр тудырды. Предметларны өч дәрәҗәдә өйрәнүне күздә тоткан проект күпләрне борчуга салды. Мәҗбүри өйрәтелә торган предметлар итеп бары тик 4 фәнне – физкультура, тормыш иминлеге нигезләре, “Россия дөньяда” һәм шәхси проект әзерләүне генә калдыру акылга сыймаслык хәл, дип чаң сукты укытучылар һәм ата-аналар.

Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко җәмәгатьчелекне тынычландырырга ашыкты. Аның сүләренчә, өлкән сыйныфлар өчен федераль белем бирү стандарты проектында мәҗбүри предметлар саны кимендә 10 дип билгеләнгән. Шуларның дүртесе - физкультура, ОБЖ, “Россия дөньяда” һәм шәхси проект әзерләү барлык укучылар өчен мәҗбүри булачак, аларны өйрәнү күләме барлык укучылар өчен дә бертөрле, дип аңлатма бирә ул.

Калган мәҗбүри предметларны үсмер 6 блоктан үзе сайлап алачак. Шулай итеп, беренче төркемдә рус теле һәм әдәбияты, шулай ук туган тел һәм әдәбияты булачак. Икенче төркемгә чит телләр, өченчегә – математика һәм информатика өлкәсенә караган фәннәр, дүртенчегә – иҗтимагый фәннәр, бишенче төркемгә – табигый фәннәр, алтынчыга – сәнгать яки сайлау буенча предмет кертегән. Һәрбер төркемнән укучы берне яки икене сайлап алырга мөмкин, әмма нәтиҗәдә, предметлар саны 7дән артмаска тиеш. Шулар исәбеннән 3-4 предметны үсмер тирәнтен өйрәнәчәк. Мондый фәннәр укучы тарафыннан булачак һөнәрен күздә тотып сайлана.

9 февраль көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасында мәктәптә яңа белем бирү стандартларын кертү мәсьәләсе хакында фикер алышу булды. Доклад белән чыгыш ясаган Андрей Фурсенко стандартлар әле эшләнеп бетмәгән һәм аларга һичшиксез төзәтмәләр кертеләчәк дип белдерде. Җәмәгатьчелектә яклау тапкач кына проект кабул ителәчәк дип ышандырды ул.

Чыганак: http://intertat.ru

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 4001
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә
Айның иң яхшы ресурсы (Ноябрь, 2015) ресурслар
Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә
Ландыш Камил кызы Шәйдуллина
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

пин ап
Бии белмәсәң дә биетә. II. Җырлы биюләр
19 127 0 Аудио
Муса Җәлил турында фильм
Муса Җәлил турында фильм
Муса Җәлил турында фильм
49 354 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑