Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Туган телне белү - зыялылык билгесе (татар яшьләрен үзара хезмәттәшлеккә чакыру)
Раил Гатауллин
7 Февраль, 2011 - 19:58

Туган телне белү - зыялылык билгесе (татар яшьләрен үзара хезмәттәшлеккә чакыру)

Казахстан татар яшьләре хезмәттәшлеккә чакыра. “Казахстан, Үзбәкстан, Россия, Татарстан, Финләндия, Төркия, Кытай, Америка һәм башка илләрнең татар яшьләре белән бергәләп очрашулар, чаралар уздырырга телибез. Туган халкын яратканнарны кызыксындырырлык халыкара проектларыбыз бар”, - дип хәбәр итә Казахстаннан Эльвира Габдуллина.

“Зыялы кеше һәрвакыт үзенең туган телен белергә омтыла. Бу аның зыялылык билгесе. Чын татар зыялысы кайда гына яшәсә дә - Казахстанда, АКШ та, Германиядә яки Финләндиядәме – туган телен өйрәнергә һәм белергә тиеш. Әмма бүгенге заманда яшьләрнең туган телләрен белмәү, тарихларын оныту проблемасы бар. Шулай да төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Чөнки бу проблеманы төрле үзәкләр, җәмгыятьләр оештырып чишәргә омтылалар”, - дип яза Эльвира. Әйтик, аның туган җире - Казахстанның Шымкент шәһәрендә бер ел элек татар яшьләр җәмгыяте оештырылган. Әйдәп баручылары Тимур Абдуллин, Дамир Абдуллов, Диана Гайфуллина һәм шулай ук Азия татар яшьләре советы вәкилләре Зәйнулла Ибраһимов һәм Нариман Кәримов ярдәмендә яшьләр үзара берләшеп иҗтимагый тормышта актив катнаша башлаганнар. Иң куандырганы - татар теле, тарихы, сәнгатьле сөйләм һәм ислам нигезләре түгәрәге эшли икән. Укулар һәр якшәмбедә 3 сәгать дәвам итә. Татарча китаплар тупланган китапханәләре булуы да шатландыра.

“Безнең башлангыч дәвамлы булуга ышанабыз, чөнки максатыбыз бар: туган телебезне һәм тарихыбязны өйрәнү”, - ди Эльвира һәм дөнья күләмендә сибелеп яшәүче татар яшьләрен үзара хезмәттәшлеккә чакырып кала.

Чыганак: http://intertat.ru

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 3423
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Рәсәйдә әдәбият елына, Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланган кичә
Айның иң яхшы ресурсы (Март, 2015) ресурслар
“Мин җирдә калам” (Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланг...
Вәлиева Миләүшә Мәзхәт кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

pin up casino
Җырлап-биеп уйныйбыз - 3 нче диск
29 390 0 Аудио
Муса Җәлил турында фильм
Муса Җәлил турында фильм
Муса Җәлил турында фильм
49 358 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑