Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея” VΙ республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына кадәр “Пирамида” фойесында республиканың техник иҗат үзәкләре продукциясе белән танышырга мөмкин иде. Күргәзмә экспозициясендә Казанның “Чкалов исемендәге Балалар техник иҗат үзәге”, Чаллының “5 нче Балалар техник иҗат үзәге” һәм Түбән Камадан “И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сарае” учреждениеләре продукциясе тәкъдим ителде. Тантанага кадәр алар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. кунаклар да танышты.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советы карары белән, моннан бер ел элек балалар техник иҗат үзәкләрен кирәкле җиһазлар һәм материаллар белән тәэмин итү турында карар кабул ителгән иде. Аның максаты - мәктәп укучыларының техник белемнәренең сыйфатын күтәрү. Инвестиция-венчур фонды аша мондый грант ярдәме алучылар арасында бүгенге күргәзмәдә катнашкан үзәкләр дә бар. Алар бүген бу акчаларга алынган материаллар һәм җиһазларны кулланып эшләгән продукцияләрен демонстрацияләде.
Әлеге өч үзәкнең һәрберсе фонд аша 2 шәр миллион сумлык грант алган. Чаллының “5 нче Балалар техник иҗат үзәге” директоры Мөнирә Хаҗиева сүзләренә караганда, мондый масштабта үзәкнең беренче финанслануы. Аның сүзләрен Казанның “Чкалов исемендәге Балалар техник иҗат үзәге” директоры Сергей Борзенков та куәтләде. “Бу ярдәм безнең үзәккә яңа юнәлешләр ачу мөмкинлеген бирә. Робот техникасы сыйныфы ачтык, яңа компьтерлар, компьютер программалары ярдәмендә идарә ителешле һәм 3D сканерлы фрезер станоклары, очкыч, автомобиль һәм судно модельләрен конструкцияләү җиһазлары алдык. Боларның барысы да яңа технологияләр дигән сүз”, - ди директор.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru