Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Башкортстан татар яшьләре бурычлар билгели
root
6 Сентябрь, 2010 - 10:53

Башкортстан татар яшьләре бурычлар билгели

Башкортстан татар яшьләре Уфада чираттагы киңәшмәсен үткәрде. Анда яңарак Казанда узган Бөтендөнья татар яшьләре формуы йомгаклары тикшерелде.

Башкортстан татар яшьләре дә милли-мәдәни тормышның үзәгендә булырга җыена. Уфада узган җыелышта катнашучылар шул фикерне еш кабатлады.

Башкортстан татар яшьләренең бер төркеме яңа гына Казаннан әйләнеп кайтты. Бөтендөнья Татар яшьләре форумында катнашты алар. Әлеге сәфәрне “Хәзинә” исемле сәяхәтләр оештыру ширкәте җитәкчесе Камил Сираҗетдинов әзерләде һәм вәкиллеккә җитәкчелек итте. Камил әфәнде Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетының яшьләр эшләре комиссиясен җитәкли. Башкортстанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге, хакимиятләр басымы астында, үз эшен берничә ел элек туктатырга мәҗбүр булгач, соңгы вакытта татар яшьләрен нәкъ менә Камил Сираҗетдинов бергә туплый башлады.

Әле Казаннан татар яшьләре форумыннан Уфага әйләнеп кайткан яшьләр һәм башка активистлар, шушы җыен хакында фикерләшергә һәм киләчәккә уй-ниятләр корырга дип җыелыш үткәрде. Чәй табыны артында узган сөйләшү бик иркен һәм җанлы барды. Әлеге очрашуга Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов та килде.

Сөйләшү башында Камил Сираҗединов Бөтендөнья татар яшьләренең 4нче җыены хакында фикерләре белән уртаклашты, аның файдасы, уңай нәтиҗәләре турында сөйләде. “Хәзерге ашкынулы заманда яшьләр тәвәккәлрәк булырга тиеш, вак-төяк чаралар оештыру өчен дә кемнәндер ярдәм сорап йөрергә тиеш түгел”, - дигән уртак фикер еш яңгырады”, - ди Камил Сираҗетдинов.

Камил Сираҗетдинов татар яшьләре белән сөйләшүдә алда торган бурычларга да тукталды. “Әлеге көндә иң төп эшебез халык исәбен алуга әзерлектә һәм аны үткәрүдә актив катнашуыбыз, - диде Камил Сираҗетдинов. - Әлеге кампаниядә катнашуның төрле юлларын файдалану кирәк. Районнардагы яшьләребез дә бу эшкә җәлеп ителсен, аеруча татар укытучылары, иҗади зыялылар аңлату эшләрен алып барса яхшы булыр”.

Җыелышта фикер алышуда катнашкан егет-кызлар да алдагы чорда башкарыласы эшләр хакында үз теләк-тәкъдимнәрен әйтте. Төп тәкъдим – Башкортстан Татар яшьләренең “Азатлык” оешмасын яңадан тергезү булды. Хәзер аны тиз арада тормышка ашыру өчен тәгаен эшләр башланачак, дип әйтелде.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 3063
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Түгәрәк саннарны кушу һәм алу (математика: III сыйныф)
Айның иң яхшы ресурсы (Март, 2016) ресурслар
Түгәрәк саннарны кушу һәм алу (математика: III сыйныф)
Йосыпова Рәисә Фаил кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 3 нче диск
29 370 0 Аудио
"АКСУ" интернет-телевидениесенең Белем ТВ каналы - "Тел вә милләт"
"АКСУ" интернет-телевидениесенең Белем ТВ каналы - "Тел вә милләт"
"Тел вә милләт" тапшыруы. Халыкара Ана теле көне уңаеннан Рабит Батулла белән фикер алышу
28 063 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑