Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кадерле дуслар!
Барлык укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф системасында эшләүче барлык хезмәткәрләрне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Беренче сентябрь - халык бәйрәме, һәм ул һәрберебез өчен якын һәм кадерле.
Яңа уку елына бөтен республикада һәм һәр гаиләдә әзерлек бара. Яңа мәктәпләр ачыла, гамәлдәге уку йортлары яңартыла, төзекләндерелә. Республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дигән хәйрия акциясенең колачы көннән-көн киңәя бара.
Белем көне - мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балалар өчен дә, һөнәри белем алуга керешүче яшүсмерләр өчен дә дулкынландыргыч вакыйга. Аларның укулары нәтиҗәле, яңа ачышларга бай булсын, күңелләренә белем нуры иңсен дип телик.
Республика мәктәпләрендә һәм һөнәри белем учреждениеләрендә быел 650 меңгә якын укучы һәм студент укый башлаячак. Алар киләчәк уңышларына нигез салачак яңа һәм мөһим чорга аяк басалар.
Яңа башлангычлар белән чыгу, иҗади фикерләү һәм тормыш куйган мәсьәләләргә көтелмәгән чишелешләр табу кебек сәләтләргә ия булган шәхесләр тәрбияләү бүген аеруча мөһим. Тормышта үз урынын табу өчен кирәкле күнекмәләрне бала мәктәптә үк алырга тиеш. Без моңа зур игътибар бирәбез. Һәрбер яшь кеше заманга лаек белем алып, үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашырсын өчен без барысын да эшләргә тиешбез.
Укытучылар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен Белем көне үз укучылары белән очрашу бәйрәме генә түгел, киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирү кебек ифрат җаваплы эшкә керешү мизгеле дә ул. Барыбызга да мәгълүм: кешене зур казанышларга илтүче юл һәрвакыт мәктәптән башлана.
2010 ел ил буенча Укытучы елы дип игълан ителүе белән истәлекле. «Безнең яңа мәктәп» милли мәгариф башлангычының нәкъ менә быел раслануы, дәүләт мәгарифенең яңа стандартлары гамәлгә кертелү символик мәгънәгә ия. Татарстанда мәгарифне үстерү буенча «Киләчәк» дип аталган яңа стратегия эшләнде һәм кабул ителде. Бездә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм тагын ике илкүләм тикшеренү университеты яңа сыйфатта уңышлы гына эшләп киттеләр.
Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү буенча да кайбер мөһим карарлар кабул иттек. Хезмәткә яңача түләү системасын куллана башлау һәм педагогик грантлар булдыру нәтиҗәсендә укытучыларыбызның матди хәле сизелерлек яхшырырга тиеш. Укытучылар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү системасының яңартылуы, «Алгарыш» республика программасы буенча эшчәнлекнең мәгариф өлкәсе ихтыяҗларына юнәлтелүе педагогларыбызның һөнәри үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Укытучыларның барысын да шәхси ноутбуклар белән тәэмин итү буенча республика проектын һәм «Татарстан Республикасында электрон белем бирү» программасын гамәлгә ашыру да шул максатларда башкарыла.
Бүгенге тантаналы бәйрәм көнендә барлык укучыларга - беренче сыйныфка кергәннәренә дә, укуларын тәмамлау алдында торганнарына да - һәрвакыт белемгә, яңалыкка, камиллекккә омтылып яшәүләрен телим.
Укытучыларыбызга, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләребезгә үз һөнәрләренә тугрылыклары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Яңа уку елы яңа иҗади уңышлар китерсен. Укучыларыгыз сезне белемле, тәрбияле һәм итагатьле булулары белән сөендерсен. Сезгә нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм иминлек телим!
Белем көне котлы булсын, кадерле ватандашлар! Хәерле сәгатьтә!
Чыганак: http://president.tatar.ru/tat