Татар мәгарифе порталы
Сез монда
30 нчы август - Татарстан Республикасы көнендә Казанның Ирек мәйданында милли мәгарифне яклап пикет узды. Демонстрантлар үзләре алай ук күп булмаса да (10-15 кеше), алар кулындагы плакатлардагы сүзләр бик тирән һәм эчтәлекле иде.
Аларның күршесендә генә - Татар конгрессының Башкарма комитеты бинасында бу вакытта татар яшьләре җыелып милли мәгариф турында фикер алыштылар. Әлеге мастер-классларга чакырылган кунак - юридик фәннәр кандидаты, юстиция киңәшчесе Пантелеев Борис Николаевич. Борис Николаевич тумышы белән Казанныкы, үз вакытында кызыл диплом белән Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Прокурор ярдәмчесе булып та, судья булып та эшләгән, фәнни эшләре белән дә бик күпләргә таныш. Бүләкләре арасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының мактау грамоталары кебек мактау билгеләре бар. Күпләр аны татар ПЕН-клубының хокукый киңәшчесе буларак беләләр.
Әмма аны татар халкына киң таныткан эш - Страсбург судына дәгъва белән мөрәҗәгать иткән Аида Камалованың мәнфәгатьләрен кайгырту.
Исегезгә төшерәбез, 2008 нче елның 28 нче ноябрендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 362 нче номерлы приказы дөнья күрә. Бу приказ мәктәп укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрү тәртибен билгели. Әлеге карарның 5 нче пункты нигезендә, чит телләрдән кала, барлык фәннәр аттестация рус телендә генә үткәрелергә тиеш. Казан шәһәре 2 нче татар гимназиясендә укучы кызның әнисе дәгъвасын караганнан соң Россия Федерациясенең Югары суды әлеге приказ пунктын дискриминацион дип танымый һәм гаризаны канәгатьләндерми. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә Страсбургның кеше хокукларын саклау судында карала.
Борис Пантелеев мастер-класста катнашучыларга чынлап та әлеге карарның РФ Конституциясенә каршы булуын исбатлады, татар халкына үз хокукларын белеп торырга, мәгърифәтле булырга өндәде, http://www.pravoinform.org һәм http://www.politkor.narod.ru сайтлары белән танышып чыгарга тәкъдим итте. Борис Пантелеев пикетны ничек дөрес оештырырга кирәген аңлатты, яшьләрнең сорауларына җавап бирде. Пантелеев сүзләренә караганда, дөреслек безнең якта һәм, өстәмә имзалар җыеп, әлеге темаларга бик күп форум-дискуссияләр күтәреп тә ярдәм итеп була.
Мастер-класста шулай ук интернет-конференция системасы аша татар телен укыту мөмкинлекләре, Белем.ру порталы киңлекләре күрсәтелде, балалар бакчаларында балаларга татар телен укыту ысуллары турында сөйләнде.
Конституция буенча туган телдә белем алуыбызны чикләрдәй закон юк һәм ул булырга тиеш тә түгел. Без моны белергә һәм телебез өчен көрәшергә тиешбез!
Фотолар: