Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Уфадагы татар мөгаллимәсе дә “Ел укытучысы” булды
Сылу
17 Февраль, 2010 - 17:28

Уфадагы татар мөгаллимәсе дә “Ел укытучысы” булды

Башкортстан башкаласы мәктәпләре арасында “Ел укытучысы-2010” бәйгесе җиңүчеләренә һәм мәгариф алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. Быел бу бәйгедә җәмгысе 110 мәгариф хезмәткәре катнашты.

Чираттагы бәйгедә укытучылардан тыш, балалар бакчалары тәрбиячеләренә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларына да үз осталыкларын күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирелде.
Шулай да укытучылар арасындагы бәйге аеруча кызу барды. Татар теле һәм әдәбиятыннан “Ел укытучысы” исеменә 65нче татар гимназиясе укытучысы Ләйсән Насыйрова лаек булды. Ул быел республика укытучылары бәйгесендә дә гимназия данын яклаячак. Шушы гимназиянең яшь мөгаллимәсе Флүзә Сәмигуллина да ике ел элек “Ел укытучысы” исеменә лаек булган иде.

Быел бу бәйгедә Уфадагы биш мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Шуларның өчесе төрле номинацияләрдә җиңеп чыкты. 84нче санлы татар гимназиясеннән Глүзә Гәрәева, 25нче урта мәктәптән Гөлнара Тарасова һәм 104нче санлы мәктәптән Венера Садыйкова бүләкләр һәм дипломнар алды.

Башкортстанда республиканың иң яхшы укытучысын билгеләү апрель аенда үтәчәк. Әле районнарда һәм шәһәрләрдә җиңеп чыккан мөгаллимнәр шул бәйгегә сайлана.

Өч ел элек үзенең бер фәрманы белән, президент Мортаза Рәхимов “Башкортстанның халык укытучысы” дигән исем булдыру турында карар иткән иде. Бу мактаулы исем биш кешегә бирелде дә инде. Быел да бүләкләнүчеләр булыры көтелә.

Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 3224
  • БастыруБастыру

Фикерләр

Кунак сурәте

Кунак

22 Февраль, 2010 - 22:30

Permalink

Башкортстанда мондый чаралар

Башкортстанда мондый чаралар үткәрелүгә мин бик шат! Ләйсән Насыйровага унышлар телим!

  • Log in to post comments

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Киләчәк – бүгенге көн ул (укыту-тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану буенча эш тәҗрибәсеннән)
Айның иң яхшы ресурсы (гыйнвар, 2014) ресурслар
Киләчәк – бүгенге көн ул (укыту-тәрбия эшендә Р.Фәхредд...
Шәйдуллина Ландыш Камил кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Разил Вәлиев (тормыш юлы һәм иҗаты). Аудио шигырьләр
21 932 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
42 059 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑