Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » БДИга: "ЮК!", - димәкчеләр.
Сылу
17 Февраль, 2010 - 11:43

БДИга: "ЮК!", - димәкчеләр.

Россия мәгариф системасында Бердәм дәүләт имтиханы төпле урнашты. Аны нигезләүче кануннар кабул ителгән, БДИны уздыру тәҗрибәдән чыгарылыш сыйныф укучыларының реаль чынбарлыгына әверелде, дәреслекләр, барлык фәннәрдән дә контроль-үлчәү материалларына кытлык кичермибез. Кыскасы, түрәләр әйтмешли, БДИ “чын-чынлап һәм озакка” килде.

Әйе, җитешсезлекләр дә буа буарлык. Шул ук милли республикаларда БДИны туган телдә тапшыру һәм алар нәтиҗәсе нигезендә югары уку йортларына керү мәсьәләсе әле ачыкланып бетмәгән. Көрәш бара. Шул ук вакытта башка тарафта да тик утырмыйлар. Бүген, 17 нче февраль көнне, Россия Фелдерациясенең Дәүләт думасы КПРФ депутатлары тәкъдим иткән закон проектын карарга тиеш. Әлеге документ авторлары БДИны чикләүгә ирешәселәре килә. Алар фикеренчә, 11 нче сыйныф укучысы чыгарылыш имтиханнарын үзе теләгән формада бирергә хокуклы. Я ул БДИны, я сынауның традицион (телдән һәм язма имтиханнар) төрен сайлый ала. Дәүләт думасының мәгариф буенча комитеты башлыгы урынбасары Олег Смолин (КПРФ) сүзләренә караганда, көн кадагында куелган закон проекты “әдәбият”, “тарих”, “җәмгыять белеме” кебек фәннәрдән БДИны үткәрмәскә тәкъдим итә.

Дәүләт думасының мәгариф буенча комитеты исә палатадан әлеге закон проектын кире кагуны сорый. Комитет башлыгы Григорий Булыхин аңлатуынча, яңа закон проекты “бердәм дәүләт имтиханының концептуаль нигезләрен инкарь итә”. Григорий Булыхин ассызыклавынча, бу очракта абитуриентларның белемнәренә объектив рәвештә бәя бирү мөмкинлеге югалачак.

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2464
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

"Кошларга ярдәм итик"
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2014) ресурслар
Исемнең килеш белән төрләнеше
Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 3 нче диск
19 005 0 Аудио
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
41 132 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑