Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген, 1 нче февраль, димәк, югары уку йортлары рәсми сайтларында һәм мәгълүмат стендларында абитуриентларны укырга кабул итү кагыйдәләрен элү срогы тәмамланды. Студентларны яңа система буенча кабул итү процедурасын беренче тапкыр 2009 елда үткәреп карадылар. Беренче тәҗрибә төерле булды дию, ялгыш булмас. Абитуриентлар соңгы минутка кадәр теге яки бу мәгълүматтан хәбәрсез йөрде. Аның каравы көн дә яңа таләпләр, яңа кагыйдәләр чыга торды. Быел бар да тәртиптә булачак, дип ышандыра түрәләр. Һәр белгечлек һәм әзерлек юнәлеше буенча гомуми мәгълүмат һәм кабул итү имтиханнары исемлеге инде расланган, алар үзгәрмәячәк. Ә менә ул кагыйдәләрнең нинди булуын һәр уку йорты 1 нче февральдән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш иде.
Югары уку йортлары сайтларныда нинди мәгълүмат булырга тиеш? Җентекләбрәк тикшерик әле.
Беренчедән, белгечлек һәм әзерлек югәлешләре турында мәгълүмат.
Икенчедән, бюджет һәм түләүле урыннар саны.
Өченчедән, кабул ителәчәк студентларның категорияләре турында мәгълүмат (бакалавр, белгеч, магистр).
Рәсми сайтларда урын алырга тиеш тагын бер мөһим блок – һәр белгечлек һәм әзерлек юнәлеше буенча кабул итү имтиханнары исемлеге. Мәҗбүри сынауларның гомуми исемлеге Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Һәр югары уку йорты әлеге исемлектән үз ихтяры буенча 3 яисә 4 сынау алырга хокуклы. Бары ике фән: рус теле һәм профильле предметлар гына мәҗбүри саналалар. Шулай ук Россиянең 24 югары ук йорты барлык абитуриентлар өчен дә мәҗбүри саналган шәхси – өстәмә сынаулар билгеләргә мөмкин (БДИдан кала). Ләкин өстәмә имтиханнар исемлеген дә 1 нче февральдән соңга калмый хәбәр итү сорала.
Өстәмә имтиханнардан кала булган кагыйдәләр барлык югары уку йортлары өчен дә уртак. Бу уңайдан, 2010 елда берничә генә үзгәреш кертелде. Әйтик, документларны нибары 5 югары ук йортына бирергә мөмкин. Һәр уку йортында 3 кенә конкурста катнашып булачак. Икенчедән, уку йортлары профильле булмаган предметлардан да минималь балл киртәсен билгеләү хокукын алды. Шулай ук максатчан кабул ителгән студентларның өлеше 30дан 20 процентка, уку йортына кабул итү этаплары өчтән икегә кыскартылды.
Инде кайбер популяр югары уку йорлары рәсми сайтларына мониторинг үткәрик.
В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты рәсми сайтында 2010 ел абитуриентлары өчен барлык төр мәгълүмат та бар (кабул итү имтиханнары исемлеге, белгечлекләр, кирәкле документлар исемлеге һ.б). Сылтамасы: http://www.ksu.ru/abitur/index.php. Шулай ук беркетелгән файлда КДУның 2010 елда узачак имтиханнар исемлеген табып була.
Шундый ук тулы мәгълүматны А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты рәсми сайтында (http://www.kai.ru/info/admission/), Казан дәүләт технология университетында (http://www.kstu.ru/article.jsp?id=2070&id_e=11224&), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында (http://www.tggpu.ru/ru/node/1968) укырга мөмкин.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
КДУ-2010.doc | 252.5 KB |
ТДГПУ-2010.pdf | 172.79 KB |