Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан һәм Россиядә игълан ителгән Укытучы елы кысаларында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе белән берлектә "Укытучым..." конкурсын игълан итте.
Конкурснын максаты - безнең Республикада укытучының, тәрбияченең, мәгариф хезмәткәренең статусын күтәрү, аны тиешле дәрәҗәдә олылау, мәгариф учережденияләренен укыту методик базасын ныгыту, тулыландыру, яңарту, алдынгы укытучыларның хезмәтен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү, аларның практик тәҗрибәсен пропагандалау һәм аерым уку йортларынын тулаем эш практикасын республика, ил дәрәҗәсендә күрсәтү.
Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Анын өчен публицистика, проза, шигърият, драматургия жанрларына караган һәм укытучылыкка багышланган иҗади эшләрне, 420095. Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Шамил Усманов ур., 9 йорт, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе адресы буенча , “Укытучым” конкурсына җибәрергә кирәк.
Конкурс 3 этапта уза:
I этап - 15нче гыйнвардан 30нчы майга кадәр;
II этап - июньнән октябрьгә кадәр (Укытучылар көненә кадәр);
III этап - октябрьдән 30нчы декабрьгә кадәр.
Эшләргә Мәгарифне үстерү институты методистлары һәм гыйльми хезмәткәрләре, ТДГПУ һәм педагогик көллият укытучылары, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе журналистлары бәя бирәчәк. Жюри рәисе - педагогика фәннәр докторы, ТДГПУдагы психологик-педагогик белем факультетының педагогика кафедрасы профессоры Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов.
Җиңүчеләрне мактау грамоталары, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә!
Чыганак: www.tggpu.ru