Татар мәгарифе порталы
Хәзерге вакытта сатуга күпләп Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлекләр чыкты. Аларда, имештер, 2010 ел БДИның реаль күнегүләре тупланган. Әмма Рособнадзор бу укыту әсбапларын нәширләр хәйләсе дип атый. Ведомство матбугат үзәге хәбәр итүенчә, имтихан материалларын әзерләү процессында катгый мәгълүмати куркынычсызлык чаралары гамәлгә ашырыла. Чын тестлар һәм күнегүләрне исә бары тик имтихан көнендә генә күрергә мөмкин булачак.
Рособрнадзор билгеләвенчә, контроль-үлчәм материалларны рәсми эшләүчеләр тарафыннан ел саен 700гә якын оригиналь вариант булдырыла, аларның һәрберсендә 40-50 тест күнегүләре тупланган. Бер елга 30 меңгә якын күнегү кулланыла, алар базасы һәр предмет буенча 100 мең мисал-мәсьәлә саклана. Аларның бик аз өлеше генә Рособнадзор карамагындагы рәсми сайтларда урнаштырылган.
«Контроль-үлчәм материалларының вариантлары күп булу имтиханда катнашучыларның күнегүләре туры килүгә мөмкинлек калдырмый. Шуңа да БДИ-2010га әзерләнүнең иң нәтиҗәле ысулы мәктәп курсын яхшылап үзләштерү һәм рәсми чыганаклар бушлай биргән күнегүләр ярдәмендә материалны кабатлау тора», - диелә Рособнадзор хәбәрендә.
Исегезгә төшерәбез, БДИның үрнәк күнегүләре белән БДИның рәсми мәгълүмати порталында һәм имтихан күнегүләрен рәсми эшләүчесе булган Педагогик үлчәмнәр федераль институты (Федеральный институт педагогических измерений) сайтында танышып була.
Чыганак: www.intertat.ru