Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Тубыл педагогия институты – педагогия академиясенең татар бүлегенә 20 ел тулды
Сылу
29 Октябрь, 2009 - 17:39

Тубыл педагогия институты – педагогия академиясенең татар бүлегенә 20 ел тулды

Быел Дмитрий Менделеев исемендәге Тубыл педагогия академиясендә (элекке педагогия институты) татар мәктәпләре өчен татар теле белән рус теле һәм әдәбитяты укытучылары әзерләүче рус-татар бүлегенең торгызылуына 20 ел тулды.

Илдә үзгәртеп кору чоры башланганда татар мәктәпләрендә махсус әзерлекле укытучыларның бер төркеме лаеклы ялда, калганнары лаеклы ялга чыгу чигенә килеп җиткән иде.
Ниһаять, ул еллардагы татар җәмәгатьчелегенең тырышлыгы нәтиҗәсендә 1990 нчы елда Дмитрий Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институты каршында рус-татар, ягъни татар мәктәпләре өчен рус теле һәм татар теле укытучылары әзерләү, бүлеге ачылды.

1994 нче елда шул бүлек нигезендә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ачылды. Аның беренче мөдире вазифасына Тубыл шәһәрендә туып, балалар йортында тәрбияләнгән, Кыргызстанда яшәп, Фрунзе – Бишкәк дәүләт университетында белем алып чыкканнан соң, шунда филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклап, филология факультеты җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Равил Айса улы Вафеев чакырылып китерелде. 2000 нче елда ул Татарстан Фәннәр Академиясе каршындагы диссертацияләр яклау Советында “Двустороннее татарско-русское двуязычие и бинарное сопоставление языков” дигән темага филология фәннәре докторы гыйльми исеменә диссертация яклады. Ул Ханты-Манси дәүләт университетына даими эшкә күчкәннән соң, 2001 нче елдан 1989 нчы елда Казан педагогия университетын тәмамлап Тубылга юллама белән килгән, 1998 нче елда филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган Флера Сәйфуллина җитәкчелек итә. Флера ханым узган елда “Төмән төбәгенең татар әдәбияты: тарих һәм бүгенге заман” дигән темага Казан дәүләт университетында докторлык диссертациясен яклап кайтты.

Рус-татар бүлеге 1990-91 нче уку елыннан башлап, татар мәктәпләре өчен татар теле һәм рус теле укытучыларын әзерләп чыгара башлады. Шушы ук белгечлек буенча 1994 нче елдан бирле читтән торып уку да алып барыла. Татар мәктәпләренең ихтыяҗларын исәпкә алып, бүлек 2002 нче елдан бирле татар теле белән бергә чит тел белгечлеге, ә 2005 нче елдан татар теле белән практик журналистика белгечлекләрен кушып әзерлек алып бара.

Шушы 20 еллык эш дәверендә Тубыл педагогия академиясенең рус-татар бүлеге көндезге уку рәвешендә 145, читтән торып укучылардан 169 белгеч әзерләп чыгарган. Шулардан татар теле һәм чит тел (инглиз я немец теле) белгечлеген 42 кеше алган.

Бүлек барлыгы 356 укытучы әзерләп чыгарган, шулардан бүгенге көндә 8 кеше - филология фәннәре кандидаты, 5 се югары уку йортларында укыта, 5 белгеч аспирантурада укуын дәвам итә.
Тубыл педагогия академиясенең татар бүлеге фән өлкәсендә эзләнүләр алып барып, билгеле нәтиҗәләргә иреште, ул Татарстан һәм Башкортстан югары уку йортлары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли, төрле елларда аерым курслар буенча, Казаннан килеп, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе академиклары Диләрә Тумашева, Мирфатыйх Зәкиев, филология фәннәре докторы Фәрит Яхин, Сургут дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Рафис Шәймәрдановлар лекцияләр укыды, Фәрит Яхин исә бүгенге көнгә кадәр әдәбият курсын алып бара.

Тубыл педагогия институтын элекке елларда тәмамлаган Клим Садыйков, соңгы елларда тәмамлаган Миләүшә Хасанова, Лилия Фаизова, Гөлфия Талиповалар филология фәннәре буенча кандидатлык диссертацияләрен яклап, шушы татар бүлегендә укыталар һәм фәнни эзләнү эшләрен дәвам итәләр.
Татар бүлеге студентларга һәръяклы белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. Казанда үткәрелгән “Россия Федерациясе югары уку йортларының иң яхшы бүлеге” дип аталган конкурста Тубыл педагогия институты татар бүлеге төркеменең унбер төркем арасында 111 нче урын яулавы – шуңа ачык мисал.

Татар бүлегендә укып чыгып, татар мәктәпләрендә хезмәт итүче укытучылар үз эшләрендә югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.

Соңгы елларда дәүләт укыту стандартларында милли телләрне укытуга тиешле игътибар бирелмәү, сәгатьләр санының минимумнан да түбән дәрәҗәгә төшерелүе сәбәпле өлкәнең татар мәктәпләре әзерлекле белгечләргә җитәрлек сәгатьләр бүлеп бирә алмый башлады, шунлыктан, белегчләр җитәрлек булса да, алар татар мәктәпләренә эшкә бармыйлар, кайбер мәктәпләрдә татар теле башка фән укытучыларына өстәмә йөк итеп бирелә, ә ул туган телне сыйфатлы итеп укыта алмый.

Туган тел өлкәсендә алга үсеш перспективалары күренмәгәнлектән һәм бердәм дәүләт имтиханнары татар теле белән әдәбиятка кагылмаганлыктан, Тубыл педагогия академиясенең татар бүлегенә укырга керергә килүче булмады, Төмән дәүләт университетының татар бүлегендә укырга теләүчеләр дә аз булды, ике югары уку йортында да беренче курс юк быел.

Бу хәлне төзәтү өчен дәүләт дәрәҗәсендә кануни чаралар күрелергә тиешлеге һәркемгә ачык.

Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2872
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

«Башваткыч» уены
Айның иң яхшы ресурсы (Ноябрь, 2014) ресурслар
«Башваткыч» уены
Галиахметова Айгөл Фәрит кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 3 нче диск
19 003 0 Аудио
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара. II бүлек
41 829 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑