Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әкият тыңларга гына түгел, төрле маҗаралар уйлап табарга да яратасыңмы? Димәк, сине яшь әкиятче дияргә була. Ел саен махсус синең кебекләр өчен Корней Чуковский исемендәге балалар әдәбиятының Мәскәү фестивале уза. Бәйгене Мәскәү мэриясе һәм хөкүмәте химаясендә “Школьник” әдәби-күңел ачу атналык газетасы белән берлектә Мәскәү язучылар Союзы, Дәүләт әдәбият музее оештыра.
Бәйге үз алдына бүгенге көн балалар әсәрләренә һәм классик әдәбиятка җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү; үсеп килүче буында туган телгә мәхәббәт, укуга ныклы кызыксыну уяту; Корней Иванович Чуковский калдырган идея һәм традицияләрне саклау һәм үстерү кебек максатлар куя.
“Яшь талантлар” бәйгесе ике номинациядә уза:
1. Проза-әкият (буш аралар белән 3 000 тамгага кадәр)
2. Шигъри әкият (48 юлга кадәр)
Бәйгедә 1-11 нче сыйныф укучылары һәм мәктәп командалары катнаша ала. Юлланган эшләр www.semrik.ru сайтында эленәчәк. Эшләр санына килгәндә, алар һәр номинациядә икедән дә артмаска тиеш.
Иҗади эшләрне 2010 елның 10 нчы мартына кадәр кабул итәләр. Җиңүчеләр исә 1 нче апрель көнне Корней Чуковскийның туган көнендә билгеләнәчәк. Җиңүче-эшләр “Школьник” газетасында басылачак. Укучылары катнашып, иң күп баллар җыйган өч мәктәпне әлеге газетага еллык язылу һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.
Эшләрне түбәндәге адрес буенча юлларга мөмкин: 115597, Мәскәү, а/я 28; e-mail: gazeta_shkolnik@mail.ru; Интернет-сайт www.semrik.ru; тел.: (495) 507-93-62, (495) 507-93-64, факс (495) 398-21-13.