Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » УДМУРТИЯ: Ижауда тагын бер балалар бакчасында татар теле өйрәтеләчәк
Сылу
17 Сентябрь, 2009 - 17:59

УДМУРТИЯ: Ижауда тагын бер балалар бакчасында татар теле өйрәтеләчәк

Ижауда татар телен саклап калуда адымнар ясала. Шәһәрнең тагын бер бакчасында татар телен өйрәтү буенча төркем җыелды.
Русиядә милләтләргә карата сәясәт үзенең юнәлешен гел үзгәртеп тора. 20 ел элек халыкларга милли телләрен үзләштерү өчен иреклек бирелсә, бүген Мәскәүдән укыту һәм тәрбияләү программаларыннан бу төшенчәне алып ташларга тәкъдим итәләр.

Республикада әлеге киңәш-фәрманнарга бик игътибар итмичә, татар телебезне саклап калу буенча алга адымнар ясыйлар. Мәктәпләрдә татар сыйныфларын саклап калырга тырышалар, балалар бакчаларында төркемнәр туплап, ана телен өйрәтергә омтылалар. Шушы көннәрдә Ижау шәһәренең тагын бер бакчасында татар телен өйрәтү буенча төркем җыелуы турында күңелле хәбәр алдык.

Бу балалар бакчасы шәһәрнең Индустриаль районында урнашкан. Биредә инде берничә ел сабыйларның сәламәтлеген саклау программасы нигезендә күп эш башкарыла. Нәтиҗәләре дә югары - шәһәр һәм хәтта Русия күләмендә бәйгеләрдә катнашып, алар берничә тапкыр җиңү яулаган.

“Бакчада тәрбия бирү экология программасына да нигезләнгән. Бу юнәлештә дә мактанырлык уңышларыбыз бар”, дип дәвам итте бакча мөдире Миңнегөл Галләмова.

Русия күләмендә беренче урын алганнар. Җиңүләре аларга 10 мең сумлык керем биргән. Бу акчага экология бүлмәсенә кирәк яраклы әсбаплар, үсентеләр сатып алганнар. Чәчәкләрне балалар үзләре бик тырышып үстерә.

Бакчада һәр җомга төрле бәйрәмнәр уздыру гадәткә кертелгән. Ел фасылы – көзне истә тотып, балаларга алма бәйрәме оештырдылар. Балалар алмагачны мактап жырлар башкарды, биеп-җырлап күңел ачты. Бу арада бакчаның пешекчесе Сания апалары алмадан тәмле итеп бәлеш тә пешергән. Уйнап туйган балалар тәмле алма бәлешен өстәтеп-өстәтеп ашадылар.

Әлеге бәйрәмдә Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең президенты Фнүн Мирзаянов, үзәкнең шура әгъзалары, мәгариф министырлыгыннан белгеч hәм ата-аналар катнашты. Биредә татар телен өйрәтү буенча факультатив ачу турында килешененде.

“Ижау шәһәренең Индустриаль районда әлегә беренче башлангыч. Татар төркемен булдыру турында сорау белән район һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү үзәгенә күптән мөрәҗәгать иткән идек. Ниһаять, татар төркеме эшли башлады”, диде Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов.

Балалар бакчасының җитәкчесе Миңнегөл Галләмова бу тармакта инде 40 ел хезмәт итә. Бу бакчада алты ел эшли. Шушы кыска гына вакыт эчендә бакчаны ул икенче категориягә күтәрүгә ирешкән. Миңнегөл ханым сүзләренчә, район җитәкчеләре хәтта аңа бакчага татар балаларын гына җыеп эшләргә дә тәкъдим иткән.

Әлегә биредә 125 бала. Аларның унысы гына татар hәм катнаш гаиләләрдән. Бакчаның җитәкчесе Миңнегөл Галләмова татар телен өйрәтергә теләге булган ата-аналар бирегә сабыйларын китерерләр дип ышана.

Тәрбиячеләргә татар телен өйрәтү юнәлешендә эшне җайлап җибәрү буенча материаллар туплаган. Татар гаиләсендә кулланышта булган әйберләрдән кечкенә генә музей бүлмәсен дә оештырганнар бакчада.

Музыка белгече Нәфисә Хәлиуллина татар бәйрәмнәрен уздырырга, балалар белән җырлар өйрәнергә шулай ук әзер булуын әйтте.

Ата-аналар, әби-бабайлар да бакчадагы әлеге башлангычны хуплап каршы алганнар. Үзләре дә ярдәм итәргә әзер. Рамил ага Саттаровның оныгы Наил бу бакчага бер ел йөри икән. Бергәләп башланган эш нәтиҗәле булыр дип ышана ул.

Бүгенгә татар теле тәрбиячесе штатта юк. Бу проблеманы республиканың фән һәм мәгариф министырлыгыннан белгеч хәл итәргә ышандырды.

Чыганак: www.azatliq.org

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 8942
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Иң мөһиме – коммуникатив компетентлылык
Айның иң яхшы ресурсы (Сентябрь, 2016) ресурслар
Иң мөһиме – коммуникатив компетентлылык
Шәйдуллина Ландыш Камил кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 4 нче диск
18 948 0 Аудио
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
41 134 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑