Татар мәгарифе порталы
Сез монда
19 август көнне Казанның 177 нче урта мәктәбендә республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышы узды. Быелгы конференция “Татарстан Республикасында мәгариф: хәзерге торышы, проблемалар һәм үсеш перспективалары” дигән темага багышланган иде. Чарада ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф буенча федераль агентлыгы җитәкчесе Николай Булаев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
Татарстан Россиядә алып барылган мәгариф реформаларының үзәгендә тора. Белем бирү системасы төп күрсәткечләренең берсе булып бер укучыны укытуга юнәлдерелгән финанслау күләме санала. Соңгы өч елда гына республикабызда бу күрсәткеч 2 тапкырга үскән. Шулай ук ахыргы дүрт елда укытучыларның хезмәт хакы да 2 тапкырга күтәрелгән.
«ТР мәгарифенең сан күрсәткечендә уңай динамика күзәтелә, ә менә белем бирүнең сыйфаты белән вәзгыять күпкә начаррак», - дип белдерде Альберт Гыйльметдинов. Министр сүзләренчә, борчу уяткан фактор булып БДИ нәтиҗәләре тора – 2009 елда Татарстанда имтихан күрсәткечләре гомумроссиянекеннән түбәнрәк. Күрсәткечләрнең түбән булуы Татарстанда БДИ аеруча объектив үткәрелүгә дә бәйле булуы искәртелде. Әмма моңа карамастан, киләсе елларда да республика дәүләт аттестациясен объективлаштыру юнәлеше дәвам иттереләчәге әйтелде.
Татарстан Президенты фикеренчә, БДИ сорауларга җавап табарга өйрәтә. Бүгенге дөньяда яшәү елдан-ел авырлаша. 11 ел белем алган мәктәп укучысы мөстәкыйль рәвештә сорауларга җавап бирә белергә тиеш.
Мәгариф системасының сыйфаты анда эшләүче укытучыларның дәрәҗәсеннән югарырак була алмый дип белдерде Альберт Гыйльметдинов. Укытучы – белем бирүдә төп фактор. Һәм укытучы һөнәренә яраклы кадрларны җәлеп итә белү мәгарифнең сыйфатын үстерүнең мөһим шарты булып тора. «Белем бирү системасында укытучының роле башка барлык факторларның суммасыннан да зуррак», - диде ул.
«Мәгариф системасы элекке кебек булып кала алмый. Без мәгарифне үзгәртеп коруның яңа программасын эшләргә әзер инде», - дип белдерде киңәшмәдә Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, дөньякүләм финанс кризиска карамастан, 2010-2011 елларга ТР мәгарифен үзгәртеп кору программасы концепциясен эшләү дәвам итәчәк һәм ул тормышка ашырылачак. Белем бирүнең төп максаты – конкурентлыкка сәләтле белгечләр әзерләү. «Мәгариф системасының нигезендә укытучы тора. Бу аксиома», - дип кабат искәртте ТР Президенты. Аның фикеренчә, безнең балаларның лаеклы укытучылары булсын, укытучы һөнәре абруйлы һәм яхшы түләнә торганга әйләнсен өчен бар мөмкинлекләр дә эшкә җигелергә тиеш.
Милли мәгариф мәсьәләләренә Президент аерым тукталды «Без һәрвакыт эзләнүдә, бу проблема безне борчый. Тел, мәдәният, традицияләрне саклау – ул милләтне саклау», - дип белдерде М.Шәймиев. Милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, демократия юлыннан бару җиңел бирелми, әмма авыр булса да бу юлдан тайпылырга ярамый. “Без туган телебезне белергә тиеш”, - дип, М.Шәймиев туган телне башлангыч сыйныфларда укыту зарурлыгын ассызыклады. Шулай ук ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тел өйрәтүдә яңа алымнар кирәк, дип саный.
«Балаларны гаиләдә тәрбияләү җиңел түгел, мәктәптә бу эшне алып бару тагын да авыррак. Мин сезнең эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт сүзләре белән сезгә киләчәктә уңышлар, түземлек телим һәм 1 сентябрь — Белем бәйрәме белән котлыйм», - дип барлык педагогларны җылы тәбрикләде Минтимер Шәймиев.
Киңәшмә ахырында республиканың иң яхшы укытучыларын бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Президенты һәм Рособразование башлыгы аларга «РФнең атказанган укытучысы», ТРның атказанган укытучысы» күкрәк билгеләре һәм мактаулы грамоталар тапшырды.
Чыганак: http://edu.kzn.ru/tatar
Фикерләр
Кунак
23 Август, 2009 - 01:03
Permalink
Хэзергэ Казанда яшь укытучы
Хэзергэ Казанда яшь укытучы 5300 сум ала.Бу акча мени? Яшэп карагыз андый акчага.. Укытучы - топ фактор, хм))