Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Дәүләт карамагында булмаган балалар бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләренә акчалата компенсация түләнәчәк. 2009 елның 17нче июлендә кабул ителгән “Россия Федерациясенең “Мәгариф турындагы” законына төзәтмәләр кертү турындагы” Федераль законында шул турыда да сүз бар.
Мәгарифтә дәүләт сәясәте Департаменты директоры урынбасары Елена Низиенко аңлатуынча, хәзер мәктәпкәчә тәрбия бирүче оешманың оештыру-хокук формасы нинди булуына карамастан, бакча дәүләт карамагнда түгел икән, балаларның әти-әниләре компенсация алырга хокуклы. Әлеге чара социаль ярдәм итү һәм балаларның мәктәпкәчә белем алу шартларын тигезләү максатыннан уздырыла.
Бүгенге көн икътисады шартларында әлеге ташламалар кризиска каршы чара төсмеренә ия. “Беренчедән, авыр тормыш хәленә юлыккан ата-аналарның балаларына мәктәпкәчә тәрбия бирү мөмкинлеге киңәя. Икенчедән, әлеге закон гаилә тибындагы балалар бакчалары барлыкка килүгә, ә бу, үз чиратында, яңа эш урыннары булдыруга һәм мәктәпкәчә белем бирүнең дәүләти булмаган секторын формалаштыруга этәргеч бирәчәк”, - дип бәяләде Елена Низиенко.
Компенсацияне алу өчен әти-әниләргә нинди документлар тапшырырга кирәк соң? Мәгариф идарәсе яисә социаль ярдәм органнарына 3 документ юллана: гариза, бакча өчен түләү документлары нөсхәләре һәм балаларның туу чиратын раслаучы документлар.
Мәгълүмат өчен, 2007 елның 1нче гыйнварыннан балалары дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларына йөрүче әти-әниләр түбәндәге рәвештә компенсация ала иде: беренче бала өчен – 20 процент, икенче балага – 50 процент, өченче һәм аннан да күбрәккә 70 процент.
Бүген дәүләт һәм муниципаль карамактагы мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларына 5,15 млн. сабый йөри. Дәүләти булмаган оешмаларда 160 мең бала тәрбияләнә.
Алда сүз барга Федераль законнан өземтәне беркетелгән файлда яисә “Канун” бүлегендә (http://belem.ru/node/1845) таба аласыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Kanun.doc | 23 KB |