Татар мәгарифе порталы
20нче майда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Эрудит-2009» республикакүләм бәйгенең финалы узды. Үзара Татарстанның 22 районыннан һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән барлыгы 218 мәктәп укучысы көч сынаша.
“Яшь Академик” номинациясендә 37 укучы катнаша. “Лауреат”та - 181. Абсолют җиңүчеләр: Әлмәт районының 7нче мәктәбе 8нче сыйныф укучысы Денис Детистов һәм КДУ каршындагы Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның 10нчы сыйныф укучысы Әл Әнси Аммар Җамал.
"Эрудит-2009" бәйгесе лауреатлары:
• Андрей Синичкин – Казан шәһәре, Авиатөзелеш районының 7нче мәктәбе укучысы, 7нче сыйныф;
• Булат Фәхриев – Казан, Идел буе районының 19нчы гимназиясе укучысы, 7нче сыйныф;
• Константин Сафронов – Яшел Үзән районы 3нче гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы;
• Надежда Чупилина – Казан, Идел буе районы, 3нче гимназия, 10нчы сыйныф укучысы;
• Артем Кузнецов - – Казан, Идел буе районының 19нчы гимназиясе укучысы, 11нче сыйныф;
• Анатолий Григорьев – Мамадышның 1нче мәктәбе укучысы, 10нчы сыйныф.
I тур катнашучы мәктәпләрнең иң яхшылары:
Казан:
• 19нчы гимназия
• 122нче гимназия
• Н.И. Лобачевский исемендәге Академия лицее
• 145нче лицей
• 102нче гимназия
Татарстан Республикасы:
• Яр Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицее
• Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе
• Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе