Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Иосиф Кобзон: «Мин дә татарча беләм!»
Сылу
20 Май, 2009 - 17:33

Иосиф Кобзон: «Мин дә татарча беләм!»

Туган телдә сөйләшү, туган телне саклау мәсьәләсе безне генә түгел башка милләт вәкилләрен дә борчый. Бу темага бик кызыклы шәхес, танылган җырчы, дәүләт Думасы депутаты Иосиф Кобзон белән сөйләшү форсаты туды.
Ул сүзен Татарстанда барлык милләтләргә дә тигез караш дип башлады.

«Татарстан барлык милли мәдәниятләрне хуплый һәм үзенә чакыра. Ул моның белән үзен пропагандалый, таныта. Мин анда бик теләп барам, анда мине һәрвакыт якты йөз белән каршы алалар. Татарстанда яһүдләрнең проблемалары булганын минем ишеткәнем юк. Ә бит кайбер республикаларда андый нәрсәләр бар», диде Иосиф Кобзон.

«Сезнең белән бу темага сөйләшкән өчен генә түгел, мин һәр җирдә дә әйтеп киләм: үз телләрен яраткан, барысы да дип әйтерлек үз телендә сөйләшә белгән мин ике милләтне генә беләм, аларның берсе әрмәннәр булса, икенчесе татарлар», дип сүзен дәвам итте ул.

«Мин Украинада, Донбасста тудым. Мин инде туган телемне югалткан яһүд. Әниләр безне кечкенә чакта туган телдә сөйләшергә өйрәтмәделәр. Чөнки СССРда яһүдләрне күрә алмау ачыктан-ачык күрсәтелмәсә дә, безнең милләтнең күпчелеге үз милләтен яшерергә, туган телендә сөйләшүдән тыелырга мәҗбүр булды. Әти белән әни безне өйрәтмәделәр, туган телдә без аңламасын дип кенә сөйләшә иделәр. Мин әнием сөйләшкән идиш телден белмим. Гомумән алганда, безнең илдә ул тел инде бетеп бара. Аны Израилдә дә өнәмиләр, чөнки анда иврит телендә сөйләшәләр», дип бала-чак тормышын искә алды.

Ә сезнең татарлар белән бәйле булган берәр кызыклы истәлекләрегез юкмы? Дигәнгә, ул бик кызыклы бер вакыйганы искә төшерде.

«Минем бик яраткан, хөрмәт иткән татар дустым бар. Ул - заманында Әфганстанда илче булып торган Фикрәт Тәбиев. Аның гаиләсе Әфганстанда түгел иде, ул аларны бик сагынып яшәде. Минем ул кешегә ниндидер бер бүләк ясыйсым килде. Минем Әфганстанда күп тапкырлар булганым бар идее. Бер барганда ул миңа, яшь чагымда мин дә гармунда уйнаган идем, дип әйткән иде.

Шуны истә тотып, чираттагы барышымда мин аңа гармун бүләк итәргә уйладым. Гармунны табып кына калмадым, радио комитетына кереп, татар телендә берничә җыр табуларын сорадым. Шул җырлар арасыннан «Галиябану» дигән җырны сайлап алып, аны татар телендә өйрәндем дә, Әфганыстанда Тәбиевка гармунны тапшырып, ә хәзер сез уйнагыз, мин сезгә «Галиябануны» җырлыйм дидем. Анда тагын берничә татар кешесе эшли иде, аларның сөенгәннәр күрсәгез!», диде Кобзон.

Ул җырны тагын кайда булса да башкарганыгыз булдымы? дигән сорауга ул:
«Юк, әлбәттә. Ул җыр шул бер очрашу өчен генә иде. Аннан соң, сездә шундый яхшы җырчылар бар. Минем дустым Ренат Ибраһимов, мин әле данлыклы җырчы Илһам Шакировны да беләм. Илһам Шакиров Мәскәүдә үз концертларына барлык татарларны җыя торган иде. Анда халык ишекләрне каерып керә иде! Мин үзем дә татарча берничә сүз өйрәндем. Кайчагында татарлар янына киләм дә: «Татарча беләсеңме?» дип сорыйм. Алар барысы бергә «Беләм, беләм!» диләр. Ә инде үзләре, кара инде моңа , әллә бу да татарча беләме икән дип уйлый торганнардыр», диде танылган җырчы.

Иосиф Кобзон шулай ук элек Мәскәүдә уздырыла торган милли мәдәниятләрнең декадаларын искә төшерде. Ә хәзер башка милләтләрнең мәдәниятен белмиләр дә , танымыйлар да, чөнки андый декадалар үткәрелми, бик бик начар, диде Иосиф Кобзон. Ә инде сөйләшү ахырында әңгәмә өчен безгә рәхмәтен ул татарча әйтте.

Чыганак: www.azatliq.org

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 3458
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Тирәнәя һаман яралар (ватанпәрвәрлек дәресе)
Айның иң яхшы ресурсы (Апрель, 2015) ресурслар
Тирәнәя һаман яралар (ватанпәрвәрлек дәресе)
Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

“Тәртип FM” радиосының "Тел дигән дәрья бар" сәхифәсе тапшырулары
19 092 0 Аудио
Винни-пух һәм мәшәкатьләр көне
Винни-пух һәм мәшәкатьләр көне
Винни-пух һәм мәшәкатьләр көне
40 800 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑