Керү өчен теркәлегез
Бишкәктә татар теле курслары эшен дәвам итә

Кыргызыстанның “Бердәмлек” Татарлар Союзы якшәмбе мәктәбендә янә татар теле курсларын башлап җибәрде.

“Бердәмлек” президенты Нурия Вәлиева сүзләренә караганда, курслар ике ел туктап торганнан соң янә старт ала, янә укучылар көтә. Мөгаллим итеп “Дуслык” фольклор ансамбле җитәкчесе, белеме белән филолог Лена Фәтхуллина билгеләнә.

Туган телне саклап калу һәм үстерү - әлеге оешма үз алдына куйган максатларның берсе. Ләкин бу эшне гамәли яктан тормышка ашыру өчен киртәләр күп.

Кыргызстан татарлары Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитетына мөрәҗәгать белән чыга. Укытыр өчен татар телендә дәреслекләр, аудио материаллар кирәк.

Фикерләр

Фикер калдырырга

Соңгы фикерләр