Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » БДИга кемнәр каршы?
Сылу
5 Май, 2009 - 11:13

БДИга кемнәр каршы?

Мөгаллимнәр һәм уку алдынгылары БДИ яклы, начар билгеләргә укучылар һәм стресска җиңел бирелүчән кызлар-егетләр исә Бердәм дәүләт имтиханына каршы, дип белдерә Җәмәгать фикерен өйрәнү бөтенроссия үзәге күптән түгел уздырган тикшеренүләргә нәтиҗә чыгарып.

26нчы майдан 19нчы июньгә кадәр Россиянең барлык чыгарылыш сыйныф укучылары быел беренче тапкыр Бердәм дәүләт имтиханын мәҗбүри рәвештә бирәчәк. Җәмәгать фикерен өйрәнү бөтенроссия үзәге чыгарылыш сыйныфлар, ата-аналар, педагоглар өчен бер төркем фокус-группа (сораштыру төре) үткәрә.

Нәтиҗәләр буенча, имтиханны уку алдынгылары һәм абый-апалары БДИ тапшырып өлгергән укучылар яклый. Шулай ук сынауны үз һөнәри осталыкларын үстерергә теләгән педагоглар, мәктәптәге йомгак аттестациясен уздырганда һәм югары уку йортларына укырга кергәндә ришвәт бирүне бетерү яклылар хуплый.

“Элек ничек иде? Имтиханнар үткән, ә укытучылар берничә көн дәвамында укучыларның эшләрен язып бетерә. БДИ исә мондый мөмкинлекне бөтенләй бетерде”, - дигән сорыштыруда катнашкан педагогларның берсе. Бердәм дәүләт имтиханы билгеле бер көндә, билгеле бер вакыт аралыгында, алдан билгеләнгән урында үтә. Бары нинди сынаулар эләгүен генә белү мөмкин түгел.

Сынауның мондый төрен кайбер ата-аналар да яклый. Алар фикеренчә, БДИ югары уку йортына укырга керү мөмкинлеген арттыра. БДИ рәвешендәге имтихан укытучыларның квалификациясен, укучыларның укуга карата җаваплылыгын арттыра, ди алар.

БДИга кемнәр каршы? Күчерү мөмкинлеге булмау сәбәпле, начар билгеләргә укучылар БДИга каршы. Һәрхәлдә, сораштыру шундый нәтиҗәләр чыгарган. Педагоглар арасында да андыйлар бар. Бу – белем бирүдә иске методлар кулланып эшләүчеләр. БДИ турында тиешенчә һәм җитәрлек хәбәрдар булмаган мөгаллимнәр дә очрый икән.

Ләкин “Единое окно”да китерелгән әлеге сораштыру нәтиҗәләре арасында никтер БДИга каршы булган башка бер төркем аталмаган. Мөгаен, җавап бирүчеләр арасында БДИны үз туган телендә бирергә теләүчеләр дә булгандыр. Ә андыйлар күп, милли республикалар бер Татарстан гына түгел.

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2449
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Хәлилова Лилия Госмановна
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2015) ресурслар
Яктылык һәм җылылык өләшүчеләр
Садыйкова Мөнирә Гомәр кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 4 нче диск
24 503 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
42 067 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑