Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Башкаланың 94нче гимназиясендә булган ата-аналардан законсыз рәвештә акча җыю очрагыннан соң, Казанның Кеше хокукларын яклау үзәгендә бу темага багышланган «кайнар линия» эшли башлады. Бүген «кайнар линия» ачылганга төгәл ун көн һәм шушы вакыт эчендә бирегә барлыгы 45 мөрәҗәгать кабул ителгән. Үзәккә мәктәптә укучы һәм балалар бакчасына йөрүче балаларның ата-аналары һәм туганнары шалтырата.
Кеше хокукларын яклау үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ата-аналар укытучыларның туган көненә бүләк алу, сакта торучыларга һәм җыештыручыларга эш хакы түләү, дәреслекләр, парталар алу, мәктәп фонды һәм башка максатлар өчен акча җыюга зарланып мөрәҗәгать итә. Әйтик, бер мәктәп директоры беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына Попечительләр советына 10 мең сум акча тапшырырга кушкан.
Мондый очраклар, кызганычка каршы, балалар бакчаларында да еш очрый. Алты яшьлек кызның әтисе балалар бакчасы мөдиренең ремонтка һәм җыештыручыга акча түләү өчен даими рәвештә акча таләп итүе турында хәбәр итте. Җитәкче шулай ук балалар бакчасына домофон урнаштыру өчен 650 сум тапшырырга кирәк булуын да әйткән.
«Хәзерге вакытта без Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать әзерлибез. Анда акча җыючы мәктәпләр һәм балалар бакчаларының исемлеге кертеләчәк», - диде Кеше хокукларын яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов. Хокук яклаучылар 293-04-71 телефон номеры буенча шалтыратулар кабул итүне дәвам итә. Мөрәҗәгать итүчеләргә юрист ярдәме күрсәтеләчәк.
Чыганак: www.intertat.ru