Татар мәгарифе порталы
Мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өйдә генә түгел, балалар бакчасында да, мәктәптә дә хәләл ризык белән генә тукланырга тиеш. Күп кенә ата-аналар хәләл ризыклы мәктәпләрнең барлыгын бөтенләй белми. Баксаң, Казанның 12 татар мәктәбендә һәм 16 балалар бакчасында балаларны хәләл ризык белән тукландыралар икән. Моның белән Казан мэриясе карары нигезендә шәһәрнең азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты шөгыльләнә.
Балаларын мөселман кануннары буенча тукландырырга теләүчеләр ата-аналар комитеты аша мәктәп яисә балалар бакчалары җитәкчелегенә хәләл ризык булдыруны сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ул вакытта балалар Департамент тарафыннан хәләл ризык белән тәэмин ителәчәк. Әлеге мәгълүматны азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты башлыгы урынбасары Илшат Сәлахов «REGNUM» мәгълүмати агентлыгына хәбәр итте.
Кайбер ата-аналар һәм хәтта мәктәп җитәкчеләре балаларның хәләл ризык белән туклануы турында белми калырга да мөмкин. Мәсәлән, Казанның 98нче мәктәбендә дә укучылар хәләл ризык белән туклана. Әмма бу хакта мәктәп директоры да, ата-аналар да хәбәрдар түгел. Рус мәктәбе булса да, Департаментка хәләл ризык сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында 98нче мәктәп тә бар. Ә менә кемнең һәм ни өчен хәләл ризыкка заказ бирүе сер булып кала. Шулай да, «безнең менюда дуңгыз ите юк» диләр биредә. Ничек кенә булмасын, башкаланың балалар бакчалары һәм мәктәпләрендә балаларның хәләл ризык белән тәэмин ителүе сөенечле хәбәр.
Чыганак: www.intertat.ru