Татар мәгарифе порталы
15-16нче апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче педагогия уку йортлары студентлары арасында “Педагогик эзләнү” исемле һөнәри осталык Республикакүләм бәйгесе узды.
Әлеге чара алга таба да педагог һөнәре абруен күтәрү, Татарстан Республикасы студентлары арасында яңа талантларны барлау, педагогик очрашулар уздыруга стимул ясау, булачак мөгаллимнәрне инновацион эшчәнлеккә эзерләү максатыннан уздырылган.
Ярышта республикабыз педагогика көллиятләреннән 10 студент катнаша. Җиңүчеләргә килгәндә, менә алар:
Гран-при Түбән Кама педагогика училищесы студенты Алена Лаврентьевада. I урынны Яр Чаллы педагогия көллияте Ләйсән Шакирҗанова, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укучысы Әлфия Җаббарова (конкурстан тыш) ала. II урын Казан педагогия көллияте студенты Гөлүсә Шәфигуллинада. III урынны Лениногорскиның музыка-сәнгать училищесы студенты Евгения Сазонова яулый.
Шулай ук эксперт комиссия тарафыннан аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнә. Тәтеш педагогика училищесы студенты Зөлфия Галиәкбәрова “Укытуда заманча педагогик технологоияләрне югары дәрәҗәдә тормышка ашыру” номинациясендә, Әлмәт физик культура техникумы укучысы Лилия Мифтахова “Иҗадилек һәм оригинальлек өчен” номинациясендә, Минзәлә педагогия көллияте студенты Гүзәл Сәмигуллина “Югары дәрәҗә һөнәри осталыгы өчен” исемле номинациядә, Чистай педагогика училище студенты Алинә Кислова “Уңыш китерерлек ситуация тудыра алу өчен” номинациясендә, Бөгелмә педагогика училищесыннан Зәринә Чуприна “Инновацияле мәгариф технологияләрен практикада уңышлы куллануы өчен” дигән номинациядә беренче булалар.