Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Сембернең ана теле укытучылары Тукай көннәренә әзерләнә
Сылу
23 Апрель, 2009 - 14:33

Сембернең ана теле укытучылары Тукай көннәренә әзерләнә

Укытучыларның белемен камилләштерү институты методисты Наҗия Нурмөхәммәтева һәм шәһәрнең мәгариф идарәсе хезмәткәре Әлфия Абутдинова оештырган семинарда өлкә үзәге мәктәпләрендә ана телен төрле формаларда укытучылар катнаштылар.

Башта этномәдәни компонентлы 91-мәктәпнең ана теле укытучысы Зөһрә Хәбибуллина үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Тукайга багышланган былтыргы атналык чаралары белән таныштырды.

“Безнең мәктәп мәгариф органнарының игътибары үзәгендә. Еш кына тикшерүләр килә. Шөкер, аларны уңышлы гына уздырып барабыз. Гомум нәтиҗәләр ясаганда, мәктәпне һәрвакыт уңай яктан телгә алалар. Монысы да зур шатлык. Тукай кичәләре бер төрле генә булмасын өчен, һәр елда үзгәртеп барабыз.

Бездә чараларның күпчелеге ана телендә уза. Былтыргы татар мәдәнияты атналыгы “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дип аталган атналык уздырдык. Актлар залында 5-9 сыйныфлар укучылары катнашлыгында халык җырлары, милли ашлар, татар сәнгате һәм башка тармаклар буенча уздырдык. 6-нчы көн – яшь таланталрны барлауга багышланган иде. Сценарийны ел саен үзгәртәбез. Быелгысын “Нәни Апуш шигырьләр сөйли” дип атадык. Эчтәлеге – Тукай әкиятләре нигезендә.

Сценарийда “Шүрәле” дигән җырны гомум башкару да каралган. Һәр сыйныф үз гәзитен чыгара. Шәһәр күләмендәге җыелышта бу яңа алымнар өчен безнең мәктәпне мактадылар, рәхмәтләр белдерделәр”, диде Зөһрә ханым.

“Телне мәктәптә 1 сәгатьлек дәрестә генә өйрәтү мөмкин дә түгелдер. Шунлыктан мин балалар өчен Тукайга кагылышлы мәгълүматларны урысча да төзеп, аны дискетага күчердем. Кемгә кирәк – алыгыз. Монысы урыс балаларын да Тукай белән таныштырырга ярдәм итә ала.

Гаиләдә аралашырга кирәк. Кызганыч ки, ата-аналар арасында да татарчасы сай булганнары байтак. Һәм милли үзаң да. Шунлыктан ата-аналарны җыеп, алар белән аерым кичәләр оештыру да файдалы булыр иде. Мәсәлән, самавырлы өстәл тирәли утырып, эчкерсез әңгәмә формасында”, диде Әлфия Абутдинова.

Ул шулай ук укытучыларга күрсәтмә дә бирде. Аның фикеренчә, ана телен факультативларда гына үзләштерүче балаларның ана теле сай булуы аркасында, аларны Тукай мирасы белән киңрәк таныштыру өчен, бу темага багышланган дәресләрне урысча алып баруны да кулай күрә икән.

Наҗия Нурмөхәммәтева Тукай көннәре өчен генә түгел, гомум эш өчен дә ифрат файдалы “Сабыйга” һәм “Салават күпере” журналларына язылырга өндәде.

Татар мәдәни үзәге директоры Гөлсинә Герасимова да 24-нче апрельдә Тукайга багышланган чара оештыру нияте белән бүлеште.

Ләкин шул ук вакытта “Иделбуе халыклары китапханәсе” статусын йөртүче 17-нче китапханәдә дә шундый ук чара булуына аның игътибарын юнәлткәч, ул соңрак вакытка күчерү ниятен белдерде.

Чыганак: www.azatliq.org

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 3264
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Белем бәйрәме
Айның иң яхшы ресурсы (Октябрь, 2014) ресурслар
Белем бәйрәме
Хәбибуллина Эльмира Гаяз кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Разил Вәлиев (тормыш юлы һәм иҗаты)
18 518 0 Аудио
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара. II бүлек
41 837 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 1 кулланучы

  • root
Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑