Татар мәгарифе порталы
7нче апрельдән нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Кабаева яклавы астында Бердәм дәүләт имтиханы буенча кайнар линия эшли башлады.
Теләгән һәркем аерым фәннәр һәм Бердәм дәүләт имтиханы процедурасы буенча консультация ала алачак. Сорауларга Алинә үзе түгел, ә югары уку йорты мөгаллимнәре, иң яхшы мәктәп укытучылары (Бердәм дәүләт имтиханы фәннәре буенча), мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте белгечләре (процедура буенча) җавап бирәчәк.
Депутат Кабаеваның мондый кайнар линия үткәрүдә тәҗрибәсе бар инде. Ул чагында, Алинә белдергәнчә, Бердәм дәүләт имтиханы буенча кайнар линиягә бер айга якын вакыт эчендә бөтен Россиядән 8 мең тирәсе шалтырату килгән. “Быел линиягә ихтыяҗ тагын да зуррак булыр дип уйлыйм, чөнки 2009 елдан Бердәм дәүләт имтиханы бөтен Россия буенча мәҗбүригә әйләнде”, – дип шәрехләде журналистларга Кабаева үзенең инициативасын.
Аерым фәннәр һәм Бердәм дәүләт имтиханы процедурасы буенча консультацияләрне 16 июньгә кадәр E-mail: ege@kabaeva-alina.ru, ә 21 майдан 16 июньгә кадәр 8–800–505–12–05 телефоны буенча алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр депутатның матбугат хезмәтеннән.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Кунак
14 Апрель, 2009 - 10:05
Permalink
Алинә Кабаевага сораулар
Ә мин Алинә Кабаевага БДИ буенча түгел, БРИ буенча күбрәк сораулар бирергә тәкъдим итәм!.. Хокуксыз калдырылган татарның бер баласы да хокуклар турында сөйләшә ала ич.
Кунак
11 Апрель, 2009 - 20:52
Permalink
Алинәгә сорау-тәгъдим.
Cылу сеңлем, бер сорау бар иде. Милли компонентны юкка чыгару өчен имза салган кияү балакайның хәлләре ничек икән? Сөйләшеп карасын әле шул турыда. Алинә үзе дә хокуксыз калдырылган татарның бер баласы бит...