Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының Башлангыч белем кафедрасы агымдагы елның 2нче мартыннан 13енә кадәр башлангыч сыйныф укучыларын курсларга чакыра. Биредә «Башлангыч гомуми белем бирүдә системалы якын килү» проблемасы буенча икенче квалификацион категориягә аттестация узучы мөгаллимнәрне көтәләр.
Уку дәвамында түбәндәге темалар күтәреләчәк:
• Икенче буын башлангыч гомуми белем бирүнең дәүләт мәгариф стандартларын апробацияләү шартларында башлангыч белемнең үсү перспективалары.
• Дәүләт мәгариф стандартларын апробацияләү шартларында башлангыч гомуми белем бирүнең вариатив программалары эчтәлеген яңарту.
• Башлангыч мәктәптә белем бирү сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген үстерү нигезе буларак яңа педагогик технологияләр.
• Мастер-класслар, семинар–практикумнар һ.б.
Квалификацион сынауны җиңел һәм уңышлы бирү өчен укытучылардан тикшеренү характерындагы материаллар алып килү сорала. Әйтик, реферат, портфолио, автор проектлары һәм мөгаллимнең шәхси һөнәри казанышларын дәллиләүче башка төр документ-материаллар. Аларны электрон һәм басма вариантта алып килергә кирәк.
Курслар дәвамында педагогларга театр, экскурсия, язучылар белән очрашулар да каралган. Курс җитәкчесе: Г.Р. Хәмитова, И.Т. Сәгъдиева, дип хәбәр итә уку йортының рәсми сайты.