Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасы яшьләре гимнын иҗат итүгә конкурс старт алды. Катнашуга Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни, тарихи һәм милли өстенлекләрен чагылдырган, гомумкешелекнең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә яшь буыннарны берләштергән заманча, тантаналы музыкаль әсәр язарга әзер авторлар һәм авторлык коллективлары чакырыла.
Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Конкурсның төп максаты – Татарстан яшьләренең бердәмлеге, гражданлык җаваплылыгы, ватанпәрвәрлеге, аларның тарихка һәм мәдәнияткә, республикага карата хөрмәте, шулай ук аның үсешенә өлеш кертергә омтылышы символы булачак гимнын булдыру.
«Прогресс двигательләре — бөтен кешелек дөньясын һәм барлык тереклекне бәхеткә, шатлыкка һәм танып-белүгә алып баручы кешеләр», – дип язган К.Э. Циолковский 1927 елда «Двигатели прогресса» китабында. Яшьләр һәрвакыт тарихи вакыйгаларның авангардында булдылар, ил һәм республика тормышында актив катнаштылар. Әлеге конкурс иҗади сәләтеңне күрсәтүдән тыш, гражданлык позицияңне ачыктан-ачык, һәркемгә ишетелерлек итеп белдерергә, әлеге тарихи чорда һәм киләчәктә үз ролеңне һәм урыныңны билгеләргә мөмкинлек бирә. Ышанам, конкурста катнашу үзе рухны, рухи ныклыкны, игелек һәм гаделлек дөньясына хезмәт итүне яңарту ысулы булыр һәм Ватанга үз таланты, хезмәте, социаль проектларда катнашуы белән хезмәт итүдә көчле мотивация булыр», – ди Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, ТР Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм массакүләм матбугат чаралары мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнен заман» фестивальләренең генераль продюсеры, мактаулы остазы Дмитрий Туманов.
Катнашуга Россия Федерациясе гражданнарына яшь чикләүләре юк. Конкурс эшен индивидуаль рәвештә яки авторлык коллективы составында тәкъдим итәргә мөмкин. Бер катнашучыдан яки коллективтан гаризалар саны чикләнмәгән.
Конкурска гимнның әзер варианты — сүзләре язылган музыкаль әсәр кабул ителә. Конкурс эшенә таләпләр һәм гариза бирү формасы турында тулырак мәгълүмат белән Нигезләмәдә https://minmol.tatarstan.ru/polozheniya-i-proekti.htm?pub_id=5121834 танышырга мөмкин, конкурс эшенә гаризаларны yold-rt@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.
Гаризалар һәм конкурс материаллары 2026 елның 10 октябренә кадәр кабул ителәчәк.
2026 елның 10 октябреннән 20 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «ВКонтакте»дагы рәсми сәхифәсендә https://vk.ru/minmol_rt иҗтимагый онлайн-тавыш бирү үткәреләчәк. Теләге булган һәркем конкурсантлар өчен тавыш бирә алачак.
2026 елның 21 октябреннән 31 октябренә кадәр конкурс эшләрен жюри караячак. Аның составына Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясеннән оештыручылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, яшьләр сәясәте вәкилләре, композиторлар, шагыйрьләр, педагоглар һәм башка экспертлар керәчәк.
2026 елның 1 ноябрендә конкурс нәтиҗәләре буенча бер җиңүче билгеләнәчәк. Приз фонды 100 000 сум тәшкил итә.
| Беркетелгән файл | Күләме |
|---|---|
| 2.95 MB |





