Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2 июльдән 10 июльгә кадәр Якутскида М.А. Алексеев исемендәге 33 нче «Туймаада» Халыкара мәктәп укучылары олимпиадасы үткәрелде. Ярышларда 6 илдән – Россия һәм аның төбәкләреннән, Казахстаннан, Индонезиядән, Румыниядән, Сингапурдан һәм Көньяк Кореядән 138 укучы катнашты. Ярышлар гибрид форматта булды, анда командаларның бер өлеше Якутиядә турыдан-туры форматта, бер өлеше дистанцион форматта катнашты.
Татарстан Республикасын информатика, математика һәм химия юнәлешләре буенча онлайн-режимда катнашкан 6 укучыдан торган команда тәкъдим итте. Һәр катнашучы шәхси рәвештә видеокүзәтү һәм эш экраны мониторингы белән оештыручыларның катгый контролендә сынаулар узды.
Безнең алты катнашучы да югары нәтиҗәләр күрсәттеләр:
«Математика» профиле:
Данил Гыйниятов (9 сыйныф, 131 нче лицей, Казан шәһәре) – 1 нче дәрәҗә диплом,
Сәгадиев Ярослав (9 сыйныф, КФУның IT-лицее) – 2 нче дәрәҗә диплом;
«Химия» профиле:
Захаров Денис (9 сыйныф, 131 нче лицей, Казан шәһәре) – 1 нче дәрәҗә диплом һәм «Мәңгелек туң проблемасын тулысынча хәл иткән өчен» махсус приз,
Нургазизов Руслан (9 сыйныф, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее) – 2 нче дәрәҗә диплом,
«химия» профиле;
«Информатика» профиле:
Насыйбуллин Ильяс (10 сыйныф, 2 нче лицей-интернат, Казан шәһәре) – абсолют җиңүче, 1 нче дәрәҗә диплом һәм «Беренче көннең иң катлаулы биремендә иң югары балл өчен» рәхмәт хаты,
Закиров Аяз (10 нчы сыйныф, КФУ IT-лицее) – 1 нче дәрәҗә диплом, «информатика» профиле.
Безнең команданы һәм аларның остазларын искиткеч нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Сез – республикабызның горурлыгы!
Предмет олимпиадаларын үткәрү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә һәм «Иң яхшысы балаларга» федераль проекты кысаларында мәктәп укучыларының талантларын үстерү һәм аларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән.





