Татар мәгарифе порталы
Быел Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да мәҗбүри тәртиптә рус теле һәм математика буенча “кече БДИ” тапшырачак. Кичә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республика Министрлар Кабинетында узган брифингта әнә шул хакта хәбәр итте.
Министрның сүзләренә караганда, узган ел республика мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 89 процентка якыны рус теле һәм математика буенча БДИ формасында имтихан тапшырган. “Бөтен ил барыбер шуңа күчәчәк, - дип ассызыклады Альберт Гыйльметдинов. – Шуңа күрә быелдан башлап Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар БДИ формасында ике фәннән мәҗбүри имтихан тапшырачак”.
2011 елда яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясе барлыгы 11 фән буенча үткәрелә, мәктәп тәмамлаучы аларның теләсә кайсын сайлый ала: рус теле һәм математика – мәктәп тәмамлаучыларның барысын да колачлый; тарих, физика, география, җәмгыять белеме, химия, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, чит тел, әдәбият фәннәренең кайсын да булса берсен укучы үзе сайлый.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры хәбәр иткәнчә, быел 9 нчы сыйныфны 38574 кеше тәмамлый. Татарстанда “кече БДИ” буенча 90 меңгә якын имтихан тапшырылыр дип көтелә.
Имтиханнарда икедән артык канәгатьләндерерлек билге алмаган укучылар өчен тагын бер аттестация министрлык тарафыннан билгеләнгән өстәмә срокларда традицион формада үткәреләчәк. Әгәр 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы мәҗбүри фәннәр буенча “кече БДИ”ны “батырса” һәм аларны традицион формада икенче кат тапшыра алмаса, ул икенче елга кала.
Чыганак: http://prav.tatar.ru/tat/
Фикерләр
Раил Гатауллин
9 Февраль, 2011 - 09:25
Permalink
Автордан аңлатма
"тарих, физика, география, җәмгыять белеме, химия, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, чит тел, әдәбият фәннәренең кайсын да булса берсен укучы үзе сайлый" - дигән җөмләдә сүз урыс әдәбияты турында бара.
Рус телендәге яңалыкны татар теленә тәрҗемә иткәндә "литература" сүзе "әдәбият" дип турыдан-туры тәрҗемә ителгән. Хәзерге вакытта "литература" терминын россиялеләр "рус әдәбияты" дип аңларга тиешләр.
Әлеге яңалыкны урнашырганда бер фикер туды. Ник әле "рус әдәбиятында" Габдулла Тукай, Муса Җәлилгә һ.б. шундый шәхесләребезгә урын бирмәскә, ди?! Татарстан мәгариф министрлыгы үз милләте, үз теле өчен көрәшеп аның данын еракларга таратасы килсә, Россия Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать белән чыгып калган Россиялеләрне дә татар милләтенең иҗаты белән таныштырырга бурычлыдыр дип уйлыйм.
Мәгариф министрлыгында бу өлкәдә эш алып барыламы икән?
Ихтирам белән, Раил Гатауллин