Керү өчен теркәлегез
Фәлсәфә
Ресурс авторы: Равил Һади

Соңгы чорда чит телләр белән мавыгып татар үз телен бозып куллана...

Татар сөйләшкәндә эшне тулысынча ничек эшләгәнен әйтеп бирә, я сораша:

“Барып кайттыңмы?”, “Килеп китте”, “Ашап алды”, “Эшләп куйды”, “Сугып екты” – дип әйтә.

Очрашып аерылышканда элек: “Исән-саумы?”, “Исән-сау бул!” – дип сөйләшәләр иде.

Урыс бу аралашуны бер сүз белән генә әйтә: “Здравствуй!”, йә “До свидания!”.

Урыс теле йогынтысы белән татар да: “Исәнме”, йә “Сәлам” белән “Сау бул” – диеп, кыскартып куллана башлады.

...

Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.

Әтисе Гаделне уятты да ишегалдына чыгып китте. Эшкә киткәнче йорт-кура тирәсендәге эшләрне бетереп йөрүедер инде. Кечкенә Гадел менә бер ел инде әтисе белән генә яши. Әнисе, ниндидер авырудан терелә алмыйча, газиз сабыен калдырып, бу дөньядан китеп барды. Элегрәк әнисе уяткан чакларда урынында иркәләнеп ятарга яраткан Гадел хәзер әтисе бер эндәшүгә үк сикереп тора. ...

Татар укытучысы авазы (рэп стилендә җыр). Гатауллин Раил сүзләре, Лилия Тарханова көе (Нияз Тарханов аранжировкасында). ...

Ресурс авторы: Саба гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы

Гаилә... 5 хәрефтән торган бу сүз үз эченә күп мәгънә сыйдырган. 2008 ел - гаилә елы. Президентыбыз Минтимер Шәймиев барлык гаиләләрнең дә таркалмыйча бердәм тату яшәүләрен тели!

Гаилә ул – дәүләтнең кечкенә бер тармагы. ...

Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәре 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г. И.

Чаллы Дәүләт драма театрының бу елгы сезонында тамашачы күңелен сөендергән спектакльләрнең берсе – “Яшь аралаш көлү” мелодрамасы булды. Драматург Р. Батулланың шул исемдәге пьесасын театрның баш режиссеры Ф. ...

Mardjani.jpg

Татарстан Республикасы Әтнә районы Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция материаллары. ...

Ресурс авторы: (билгесез)

Пифагор – кешелек тарихында иң танылган галимнәрнең берсе. Әгәр Пифагор таблицасы төшерелгән йөзләгән файдаланылган шакмаклы дәфтәрләрне йөз меңләгән укучылар санына тапкырласак, бик зур астрономик сан килеп чыгар иде. ...