![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
Тарих
![]() 14 июль, 2010 - 16:24
Ресурс авторы: Равил Һади
Соңгы чорда чит телләр белән мавыгып татар үз телен бозып куллана... Татар сөйләшкәндә эшне тулысынча ничек эшләгәнен әйтеп бирә, я сораша: “Барып кайттыңмы?”, “Килеп китте”, “Ашап алды”, “Эшләп куйды”, “Сугып екты” – дип әйтә. Очрашып аерылышканда элек: “Исән-саумы?”, “Исән-сау бул!” – дип сөйләшәләр иде. Урыс бу аралашуны бер сүз белән генә әйтә: “Здравствуй!”, йә “До свидания!”. Урыс теле йогынтысы белән татар да: “Исәнме”, йә “Сәлам” белән “Сау бул” – диеп, кыскартып куллана башлады. ...![]() 28 март, 2010 - 15:43
Ресурс авторы: Мортазина Фәния Кирам кызы, Яр Чаллы шәһәре 37 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары
Әмирхан ага Еники “Кем җырлады” хикәясендә сугыш күренешләрен түгел, ә сугышның яшьләр язмышын челперәмә китерүе хакында сөйли. Егетнең татлы хыяллары бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең дә никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм котылгысыз. Сугыш кешеләргә генә түгел, табигатьтә дә тирән эз калдыра. ... ![]() 28 март, 2010 - 09:55
Ресурс авторы: Салихова Эльвира, Яр Чаллы шәһәре А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы; фәнни җитәкче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы
1941 елнын 22 июне – җәйге матур көннәрнең берсе. Бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән. Күктә якты кояш балкый. Һәркем үзенең гадәти эшен башларга әзерләнә. Юк… Бу көнне һичкем онытмас. 1941 елның 22 июнендә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Фашистлар Германиясе ил чикләрен бозып, Советлар Союзына көтмәгәндә һөҗүм итә. ... ![]() 28 март, 2010 - 09:27
Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы
Алып баручы. (сәхнә артыннан) Дөнья һәм дөнья әдәбияты – исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы шагыйре Петифе һәм ниһаять, – Муса Җәлил. (ике алып баручы бергә әйтә) (М.Җәлил портреты) Укучылар чыга. 3 кыз, 3 малай. ... ![]() 28 март, 2010 - 08:46
Ресурс авторы: Закиров Линар, Яр Чаллы шәһәре А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы; фәнни җитәкче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы
Без бүгенге көндә зур иҗтимагый үзгәрешләр чорында яшибез. Кичәге үткәнебез бүгенгә, бүгенгесе иртәгәгә ярамый торган заманда ялган кыйммәтләр барлыкка килә, әхлак нормалары артка чигенә. ... ![]() 28 март, 2010 - 01:36
Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы
Музейда экспонатлар белән җиһазландырылган Болгар җиренә багышланган бүлек – шкаф, анда Болгар күренеше, рәсемнәр, ташлар, чүлмәк ватыклары, стендлар… Уртада өстәл, анда төрле газета-журналлар, Болгар җиренә багышланган китаплар, «Болгарга – сәяхәт» стенды. Кичә ике алып баручының изге Туган җир турында уйланулары белән башланып китә. Музыка яңгырый. Ул – Виталий Агапов музыкасы, Мирһади Разов сүзләренә язылган «Болгар илем» җыры. Аны яшь җырчы Дәниф Шәрәфетдинов башкара. 1нче алып баручы. Күңел ярсый. ... ![]() 28 март, 2010 - 01:27
Ресурс авторы: Закиров Линар, Яр Чаллы шәһәре А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы; фәнни җитәкче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы
Без бүгенге көндә зур үзгәрешләр чорында яшибез. Мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрү кирәклеген вакыт үзе таләп итә. XXI гасырда яңача белем, яңача мәктәп, яңача дәресләр алып бару турында сүз еш алып барыла. Ә бу фикер үзеннән-үзе мәгариф тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә басым ясый. Безнең бу өлкәдә эшләгән реформаторлар булганмы? Әйе, без мәгариф өлкәсендә иң күркәм, иң бөек, иң кыю һәм баскынчылар белән тигез дәрәҗәдә сөйләшә алган бөек реформатор Шиһабетдин хәзрәт Баһаветдин улы Мәрҗанигә барып тоташабыз. ... ![]() 9 февраль, 2010 - 22:47
Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.
Халкыбызның бөеклеген, ул биләгән дәүләтләрнең (Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы) гомумкешелек тарихында тоткан урынын аның бөек һәм затлы шәхесләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. ...![]() 28 ноябрь, 2009 - 00:53
Ресурс авторы: Мортазина Фәния Кирам кызы, Яр Чаллы шәһәре 37 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары
Карточкалар белән эш. Бирем. Түбәндәге текстта аваз үзгәрешләренә мисалларны табарга һәм аңлатырга. (телдән) Казанның иң борынгы, иң матур, милли яктан иң үзенчәлекле дип нинди бинасын атарга була? Әлбәттә, Сөембикә манарасын! Ул башкалабызның гүзәл бер символына әверелде. Бу манара турында борын-борыннан килгән риваятьләр йөри. Имештер, рус патшасы Явыз Иван, Казанны яулап алганнан соң, ханбикә Сөембикәне күреп, аның матурлыгына таң калган, гашыйк булган һәм үзенә хатынлыкка алырга теләгән. ... ![]() 27 ноябрь, 2009 - 13:32
Ресурс авторы: Татарстан Республикасы Теләче районы Шәтке гомуми урта белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Ибраева Зәлидә Госман кызы
Кроссворд чишү: Борынгы Мисыр патшасы. Мисырда иң озын елга. Кояш алласы. Дөнья могҗизасы. Беренче игенчеләрнең җирне казу коралы. ... |