Язучы Әхәт Гаффар иҗатына һәм тормышына багышланган сайт

Язучы Әхәт Гаффар иҗатына һәм тормышына багышланган сайт
Әдип турында мәгълүмат: 

Әхәт Гаффар (Габдулахат Гаффаров) 1948 елның 23 декабрендә (рәсми документларда – 1949 елның 1 гыйнвары) Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа.

Әхәт Гаффар – 1976 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы, М.Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурс лауреаты (1985), «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1998) дигән мактаулы исем йөртә, Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты (2008).

2021 елның 1 гыйнварында вафат була. "Курган" мемориаль комплексында җирләнә.