Шагыйрь һәм драматург, прозаик һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең персональ сәхифәсе

Айдар Хәлимнең персональ сәхифәсе
Әдип турында мәгълүмат: 

Мин әдәбиятка шагыйрь буларак килеп кердем, һәм гомер буе төп хезмәтем шагыйрьлек булды. Мин шигърияттә бихисап көч түктем. Язылган шигъри әсәрләремнең яртысы да әле милләткә билгеле түгелдер. Кара исәп белән исәпләгәндә, аларның тулаем исәбе кырык-илле мең юл тәшкил итәдер дип уйлыйм. Гомеремнең күп, төп һәм энергия ташып торган өлешен Казан мохитеннән читтә үткәргәнлектән, аннан, табигатемә хас булган турытукайлыгым аркасында, Казанның шигърият Парнасын биләп алып, анда сукбайларча мөдәррислек (остазлык, укытучылык) иткән берничә эстет аша шагыйрьлеккә лицензия ала һәм, шагыйрь буларак, милләт-күләм таныла алмадым. Кыскасы, хезмәтләрем даими дөнья күрә, укучылар тарафыннан таныла, әмма исемем бернинди фәнни, әдәби, кануни чыгыш-докладларда, мәкаләләрдә — гомумән, теге «мөдәррисләр» аша югарыдан төшкән исемлектә бөтенләй күренми иде...

Шуңа күрә мин шагыйрьлек өчен беркайчан да, беркайда да, беркем белән дә тартышмадым.

Чыганак: http://ajdar-halim.narod.ru