Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион дидактик уен мастер –класс “ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘБЕЗ”

Максат: Тәрбия эше рус телендә алып барыла торган балалар бакчаларында татар телен өйрәтү өчен  куллану.

Бурычлар:

  • Сүз байлыгын  үстерү һәм активлаштыру.
  • Татар теле өчен генә хас авазларны дөрес әйтергә өйрәтү.
  • Сорауларны  дөрес бирә белергә өйрәтү.
  • Иптәшеннән уенчык сорап ала һәм аңа рәхмәт әйтү.
  • Эш куша һәм кушылган эшне аңлап үти белү.

Тыңлаучылар: тәрбиячеләр.

Җиһазлау: презентацион кулланма.

Үткәрү чарасы: мастер – класс.

Чара барышы.

Исәнмесез, хөрмәтле тәрбиячеләр! Бүгенге  чарабызның  темасы “Татарча өйрәнәбез”.

Мин сезгә  татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион дидактик уен тәкъдим итәм. Презентацион дидактик уен  балаларда хәтердә калдыру, фикер йөртү, күзаалау сәләтен, сөйләмнәрен, шулай ук акыл эшчәнлеге ысулларын (элементар рәвештә чагыштыра, анализлый, гомумиләштерә белү, иң гади сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклау һ.б) үстерүне күздә тота, кызыксынучанлыкны  үстерүне стимуллаштыра.

 Актуальлеге: Балалар бакчаларында тел өйрәтү эше методика фәнендә аерым  бер катлаулы өлкә булып тора. Без бу юнәлештә әле башлангыч адымнарны гына ясыйбыз. Телне белү дәрәҗәсе ягыннан бакчадагы балалар күп төрле. Берәүләр татар бакчаларында тәрбия алалар һәм ана телен яхшы беләләр. Шул вакытта күбрәк рус телендә аралашучы, татар телен аз белүче яки бөтенләй белмәүче балалар да бар. Кызганычка каршы, андыйлар күпчелекне тәшкил итәләр.тел өйрәткәндә, билгеле, балаларның һәркайсына махсус методика белән якын килү сорала.

Беркетелгән файлКүләме
Файл Дидактик уен.docx766.81 KB