"Ягез әле, егетләр!" бәйгесенә сценарий

«ЯГЕЗ ӘЛЕ, ЕГЕТЛӘР!» бәйгесенә сценарий

 

 2.А.б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Дуслар, безгә еш кына урамда һәм җәмәгать урыннарында ир затының тапкырлылыгын, акыллылыгын, түземлелеген һәм ягымлылыгын күрергә туры килә, ләкин шуңа карамастан, ир-заты тарафыннан, дорфалык һәм гөрбиянлек, тупаслык дигән кире сыйфатлар белән дә очрашырга насыйп. Кайчак, хәзерге ир-затлары романтика хисен бөтенләй югалткан кебек тоела, хатын-кызга игътибар күрсәтеп, аңа чәчәк бүләк итү, чын күңелдән ягымлылык һәм мәхәббәт белән язылган хатлар җибәрүне онытмадык микән?

 

 1.б. Безнең бүгенге «Ягез әле егетләр» конкурсына әйтелгән сүзләрнең киресен исбатлау өчен менә дигән егетләр килде.

 

 2.А.б. Бүгенге кичәдә катнашучылар белән без сезне шатланып таныштырабыз. (Исем фамилияләрен әйтеп катнашучылар сәхнәгә чакырыла).

 

         -----------------------------------------------------------------------

         -----------------------------------------------------------------------

         -----------------------------------------------------------------------

         -----------------------------------------------------------------------

Һәр команда үзенең исеме һәм девизы белән таныштыра.

1 команда: исеме - Заман. Девиз- Заман белән бергә атлыйк, һәрчак яңа үрләр яулыйк.

2 команда:  исеме -Дуслык. Девиз – Дуслык белән көчле без.

 

 1 а.б. Менә без үзебезнең егетләр белән таныштык һәм инде үзебезнең конкурсыбызны башлап җибәргәнче, сезне үзебезнең гадел жюри белән таныштырып китәбез.

 

 2.а.б. Бер акыллы хатын-кыз болай дигән: «Һәрбер ир-затының өстенлеге аның тапкырлылыгында». Шуның өчен без иң беренче конкурсны, кайсы команданың тапкыррак икәнлеген белү ниятеннән башларбыз.

 Ә конкурсның шарты бик гади: сезнең һәркайсыгызга, бирелгән шаян сорауларга, оригиналь һәм дөрес җавап бирергә. Җюри катнашучыларны 1 балл очко белән бәяли. Шулай итеп, әйдәгез башлыйбыз.

 

Беркетелгән файлКүләме
Office presentation icon ягез эле егетлэр.ppt3.68 MB
Microsoft Office document icon ягез әле,егетләр.doc62.5 KB