Туган тел һәм уку дәресләрендә универсаль уку гамәлләре

Туган тел һәм уку дәресләрендә универсаль уку гамәлләре

Универсаль уку гамәлләре дигән төшенчә (термин) киң  һәм тар  мәгънәдә кулланыла. Беренче очракта ул белем алуга осталык, ягъни баланың иҗтимагый тәҗрибәне аңлы һәм актив үзләштерү нәтиҗәсендә үзүсешкә һәм үз-үзен камилләштерүгә сәләтле булуын аңлата. Таррак (психологик термин буларак) мәгънәдә бу  төшенчәне уку эшчәнлеге алымнарының җыелмасы дип аңлатырга мөмкин. Бу уку гамәлләре җыелмасы балага яңа  белемнәрне мөстәкыйль үзләштерергә һәм төрле осталыкларга, шул исәптән уку процессын оештыру осталыгына да, ия булырга мөмкинлек бирә.

Универсаль уку гамәлләре, гомумиләштерелгән гамәлләр буларак, укучыларга төрле фәннәр өлкәсендә, уку эшчәнлегенең эчке төзелешендә (аның максатчыл юнәлгәнлегендә, кыйммәти-мәгънәви һәм аерым стадияләренең, баскычларының үзенчәлекләрен билгеләүдә) дөрес юнәлеш алырга мөмкинлек ачалар. Шулай итеп, белем алуга осталык уку эшчәнлегенең барлык компонентларын да бик яхшы үзләштерүне таләп итә. Бу компонентлар түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1) танып белү һәм белем алу файдасына дәлилләр (мотивлар);

2) уку эшчәнлегенең максаты;

3) уку эшчәнлегенең бурычлары;

4) уку гамәлләре һәм уку эшчәнлегенең аерым баскычлары, эш-хәрәкәтләре (тиешле юнәлеш алу, материалны үзгәртеп  кору, нәтиҗәне тикшерү һәм бәяләү).

Белем алуда осталык – фәннәрне нәтиҗәле үзләштерүнең, осталык һәм компетенцияләрнең,  дөнья турында күзаллау тудыруның, үз шәхесеңә әхлакый үрнәк сайлый белүнең төп шарты.