"Бизнеста беренче адым" (#бизнестаберенчеадымнар) бизнес-марафоны старт ала!

"Бизнеста беренче адым" (#бизнестаберенчеадымнар) бизнес-марафоны старт ала!

Хөрмәтле дуслар! Блогымны укып баручы хөрмәтле интернет-кулланучылар!

2017 ел минем өчен зур үзгәрешләр һәм үсеш елы булды. Үзеңне даими камилләштерергә, яхшыртырга кирәген тойдым. Яңача, үзем теләгәнчә яшәү өчен иң беренче чиратта үземне, үземнең фикерләремне үзгәртергә кирәк булуын аңладым. Шактый күп файдалы китаплар укыдым, тренингларда (Гаррет Джонстон, Игорь Манн, Аяз Шабутдинов, Серик Торекеш һ.б.) һәм форумнарда (GIS, Alfa Bank һ.б.) катнаштым, үзконтрольне яхшырттым, сәламәтлегемне ныгыттым, үз алдыма максатлар куйдым һәм аларга ирешә бардым. Алдымда яңадан-яңа капкалар ачылды, яңа юллар һәм дуслар барлыкка килде.

2017 ел дәвамында үзем өчен “90 көндә миллионер булып буламы?” дип исемләнгән марафонны яхшы гына үткәрә алдым, бизнеста күп әйберне яхшырак аңлый башладым. Бу минем мондый беренче тәҗрибәм иде. Аннары #сәламәтиртә марафоны аша яңа дуслар таптым һәм сәламәтлегемне ныгыттым. Соңрак #әдәбимарафон проекты тулы көченә эшли башлады һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә татар әдәбиятына күп кешедә мәхәббәт тәрбияли башладык. #тәмлемарафон проекты моңарчы мин уйлап та карамаган игелекле, уңган кешеләр белән дуслаштырды, күп кешедә татар ашларына кызыксыну уятты. Бу проектларым турында минем блогымны (http://belem.ru/bloglar/Rail_Gataullin) укып белә аласыз.

Үз алдыма максатлар куйгач, тормышымда мине бу максатларга илтә алырдай яхшы укытучылар (бизнес-наставниклар) да очрадылар. Аларның тәҗрибәсен өйрәнеп мин дә үземне ныгыттым һәм уңышларга ирешә башладым.

Инде хәзер бу тәҗрибәм белән үземә уртаклашыр вакытт җитте, дип уйлыйм. Дусларым һәм танышларым өчен әлеге проект файдалы булыр, дип ышанам. Бу марафон – иң беренче чиратта, миңа һәм минем дусларым-танышларым өчен максатка ирешү инструменты.

“Бизнеста беренче адым” дип исемләнгән әлеге бизнес-марафон – бизнеста беренче адымын атларга исәп тоткан, әмма әлеге адымны атларга кыюлыгы булмаган һәм беренче адым атлап уңышка ирешә алмаган 18 дән 70 яшькә кадәрле кешеләр өчен оештырыла.

Бизнеста беренче адым” бизнес-марафоны быел 10 ай дәвамында 10 мәртәбә үткәреләчәк (җәйнең бер ае – отпуск ае буларак калдырып үтеләчәк). Һәр марафонга бары тик 10 кешене генә кабул итәчәкмен. 10 ай дәвамында шул рәвешле 100 кеше бизнеста “беренче адым”ын атлый алачак.

Марафонда катнашырга теләгән кешеләр шушы 21 көн дәвамында үзенең нинди максатка ирешергә теләве турында миңа ВК соц.челтәрендә шәхси хат аша хәбәр итәргә һәм ВКдагы "Бизнеста беренче адым" ябык төркеменә (https://vk.com/berenche_adim) керергә теләп гариза бирергә тиешләр. Максатларның никадәр реаль булу-булмавына карап, шәхси хатларны анализлап, мин беренче 10 мөрәҗәгать иткән кешене “Беренче адым” бизнес-марафончылар төркеменә  кабул итәчәкмен, соңрак аралашу өчен махсус чат булдырылачак.

Марафонда катнашучы 10 кеше һәрберсе дә 21 көн дәвамында 6:00 дан соңга калмый иртән иртүк торырга (!), куелган максатына ирешү өчен көндәлек һәм атналык эшләрен планлаштырырга (!), вакытында ятып йокларга (!) (22:00-23:00 тәкъдим ителә), тәкъдим ителгән файдалы китапларны укырга (!), көн саен үз эшләрен анализларга һәм кичләрен көндәлек хисап тотарга (!), мөмкин кадәр дөрес тукланырга (!) һәм махсус биремнәрне үтәргә (!) тиеш булачак.

Марафон башында һәркем башка иптәшләрен үзе һәм үз алдына куйган бизнес-максат белән таныштырырга тиеш була. Төркемнең үзендә бизнесмен буларак ныгу өчен файдалы мәгълүмат урнаштырыла барылачак, сораулар бирергә һәм сорауларга җаваплар алырга, үзара аралашырга, бизнеста уңышка ирешкән башка шәхесләр белән танышырга мөмкин булачак.

Бизнес-максатка ирешү өчен кемгә дә булса инвестиция кирәк булган очракта, марафон ахырында андый кешеләрне бизнес-ангеллар белән очраштыру мөмкин булыр, дип уйлыйм.

Проект ахырында һәр катнашучы үз аккаунтында "Бизнеста беренче адым" проекты ярдәмендә нинди максатына ирешә алуы турында үз сәхифәсендә язып чыгарга хокуклы!

Шул рәвешле, “Бизнеста беренче адым” бизнес-марафонында катнашып Сез:

  • алга максатларны дөрес итеп куярга өйрәнерсез;
  • үзегездә моңарчы сизмәгән көч барлыгын тоячаксыз;
  • рухыгызны һәм сәламәтлегегезне ныгытачаксыз;
  • бизнес тематикасына яңа белемнәр алачаксыз;
  • үзконтроль, үздисциплинаны ныгытачаксыз;
  • эшегезне планлаштырырга өйрәнәчәксез;
  • максатчан, көчле рухлы яңа дуслар, фикердәшләр табачаксыз;
  • барлык таләпләрне дә җиренә җиткереп үтәгән очракта – 21 көндә алга куйган максатыгызга ирешә алачаксыз!

Бизнеста беренче адым” бизнес-марафонының иң беренчесе 10 гыйнвар көнне иртәдән башланып китәчәк, 8-9 гыйнвар көнне катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителәчәк. Проект татар телендә алып барыла. Проектта катнашу чагыштырмача түләүле – 21 көндә үз максатыңа ирешергә теләгән кешеләр, төркемгә кабул ителгәннән соң 12 гыйнварга кадәр, “Татнетны үстерү фонды”на 500 сум күләмендә акча күчерергә тиешләр. Әлеге акчалар Фондның Уставында каралган файдалы эшләр өчен тотылачак (Фондның реквизитлары: http://tat-i.net/tt/address).

Өч көн дәвамында проект шартларын үтәмәгән кеше проекттан чыгарыла, түләнгән акча кире кайтарылмый! Һәм, киресенчә, максатына ирешкән иң көчле бизнес-лидерлар 2018 елның декабрь аенда үтәчәк бизнес-лидерлар марафонында катнашачаклар (2018 елның декабрь аенда һәр айның лидеры (10 бизнес-лидер) белән берлектә 21 көндә яңа глобаль бизнес-проект башлап җибәрү планлаштырыла!).

“Бизнеста беренче адым” проекты көчле рухлы, финанс ягыннан аягында нык басып торган максатчан татар шәхесләрен әзерләр, дип ышанып калам!