Яңа марафон - #тәмлемарафон

Яңа марафон - #тәмлемарафон

Инде күбегез беләсездер - мин соңгы айларда үземдә булган кимчелекләрне бетерү юнәлешендә актив эш алып барам. 

Иң беренче булып башымдагы, уйларымдагы барьерларны алып ташларга тырыштым, 90 көндә миллионер булып буламы, дип үз алдыма сорау куйдым. Башымдагы күп кенә чикләүләрне алып ташлый алдым - дөньяга, тормышка карашым үзгәрде.

Әлеге марафоннан сәламәт яшәү рәвешен алып бару бик мөһим булуын аңладым. #сәламәтиртә марафоны мине иртә торырга һәм үз вакытында йокларга ятарга өйрәтте, организмда баланс урнашты.

Аннары, дөньяга карашны киңәйтү, тел байлыгын арттыру максатыннан #әдәбимарафон башлап җибәрдем. Күптән укылмаган китапны укып чыга алдым, татар язучылары, татар шәхесләренә икенче күзлектән карарга өйрәндем. Марафон тәмамлануга карамастан, кичә генә тагын бер 400 битлек китапны (бу юлы - трансфармацион бизнес-китапны) укып бетердем.

Шунысы куандыра - марафон миңа гына түгел, минем белән бергә әлеге марафоннарда катнашкан кешеләргә дә зур тәэсир ясый. Файдалы тәэсир! Янымда дусларым, фикердәшләрем арта баруын күреп шатланам.

Иртәгәдән башланып китәчәк марафон минем өчен иң авырлардан булачагын беләм. Әлеге марафонны "Тәмле марафон" дип исемләргә булдым. Әлеге марафон мине тагын бер һөнәргә - тәмле ризыклар пешерү һөнәренә өйрәтер, дип ышанам.

Бу марафон да 21 көн дәвам итәчәк. Аның асылы нидә? Марафонда катнашу тәртибе нинди булачак?

Марафонда катнашу өчен өч атна дәвамында ВКонтакте яисә Инстаграм сәхифәгездә #тәмлемарафон хэштегы белән үзегез пешергән ризыкларның фотоларын куярга кирәк. Фотодагы ризыкның исеме булырга тиеш, рецепты булса тагын да яхшырак. Ризык хәләл һәм үзегез пешергән булырга, сәламәтлек өчен зыянлы булмаска тиеш. Татар ризыклары урнаштырган кешеләрнең язмалары югарырак бәяләнәчәк. Фото урынына 1 минутлык видео булса да ярый. Фотога текстлар һәм видео - татарча һәм татар хәрефләре белән язылган булырга тиеш.

Финалга иң тәмле, аппетитный фото яисә видео авторлары чакырылачак. Финал Казан шәһәре, Саид-Галеев урамы, 6 адресы урнашкан CasualJoy кафесында үткәреләчәк. Финалистлар һәм CasualJoy кафесы шеф-поварлары мастер-класслар үткәрәчәкләр.

Оештыручылар гына түгел, әлеге бәйге-марафон белән кызыксынган башка иганәчеләр дә марафонда катнашучыларга үз бүләкләрен тәкъдим итә алачаклар.

PS. Ә мин? Ә мин марафонда үзем актив катнаша алырмынмы? Белмим. Әмма әлеге марафонда катнашучыларның язмаларын укып, мин дә, күп кенә башка кешеләр дә төрле тәмле әйберләр пешерергә өйрәнерләр, татар ризыклары интернет челтәрендә нык популяр булып китәр, дип ышанып калам! Хәерле сәгатьтә!!!