90 көндә миллионер булып буламы? 88 нче көн. Трансформация

90 көндә миллионер булып буламы? 88 нче көн. Трансформация

Бүген Мәскәүдән кайттым. Яңа кеше булып. Икенче кеше булып. Үзгәреп.

Бу турыда мин моннан 88 көн элек язып чыккан идем. "Иртәгәдән башлап мин инде мин түгел, ә башка Раилгә әверелә башлаячакмын! Хушыгыз!" дип...

Әлбәттә, икенче көнне үк үзгәреп бетеп булмады. Мин шул ук Раил булып калдым, диярлек. Тыштан. Ә эчтән... Мин инде икенче Раилгә үзгәрә башлаган идем.

Иң элек минем УЙЛАРым үзгәрде. Миллионер кебек уйларга тырыштым. Миллионерлар ничек уйлаганын аңлау өчен шактый күп китаплар һәм мәкаләләр укыдым, видеолар һәм фильмнар карадым, аудиоязмалар тыңладым. Үзем генә тыңлап калмадым, аларны сезнең белән дә уртаклашып барырга тырыштым...

Татарларда шундый әйтем бар: "Дусларың үзеңнән яхшырак булсын", - дигән. Шушы 90 көндә мин 200 дән артык яңа кеше белән таныштым. Алар арасыннан 15-20 кеше инде минем дусларыма әверелделәр. Хәтта "долларовый миллионер"лар белән дә танышырга туры килде. Алар белән бергә фотоларга да төштек, кул кысыштык, фикер алыштык, аларның рухи халәтен үземә күчерергә тырыштым.

Уйларым мине ЭМОЦИЯЛӘРгә китерде. Шундый дәрәҗәле кешеләр белән аралашу рухымны күтәрде, уңай эмоцияләр булдырды. Йөрәгемдә йөргән авыр йөкләрне алып ташлый алдым.

Элек минем эмоцияләрем күбрәк негатив иде. Күпме тырышлык белән ясаган "Татар иле"н җимерделәр дип борчыла идем, миңа бу проектны ясарга тырышкан чакта комачаулаган кешеләрнең йөзләре күз алдыма килеп тискәре эмоцияләр туа иде, һ.б., һ.б. ... 

Хәзер бөтен җанны биреп дәүләткә булышуның мәгънәсе юклыгын аңладым. Хөкүмәт/дәүләт - җансыз орган. Аңа җан өрергә дип килгән кешеләр дә бу дәүләт системасына кереп китеп гади бер курчакка яисә роботка әйләнеп калалар. Кешеләргә ярдәм итәсе урынга күп яхшы кешеләр бу системага кереп китеп шәхес булудан туктыйлар. Бик азлары гына үзләрен саклап кала алалар.

Бизнесны анализлагач, кешелек дөньясына иң зур файда китерүчеләрнең гадәти индивидуаль предпринимательләр, кече һәм урта бизнес булуын аңлый алдым. Нәкъ менә алар ниндидер яңа проектлар тудыралар, яңа стартаплар башлыйлар, ачышлар ясыйлар һәм кешелек дөньясын үсешкә илтәләр. Зур монополияләр (монда Google, Apple кебек инновацион компанияләр турында сүз бармый...), дәүләткә якынаеп, еш кына кешелек дөньясын артка өстери башлыйлар, зур-зур дәүләтләрне кризиска илтәләр. Мәсәлән, энергетика өлкәсендә, нефть/газ монополияләре законнар булдырып тормаса, инде күптән табигатькә азрак зыян китерә торган энергетика төрләре үсеш алыр иде. 

Уңай эмоцияләрдән соң - уңай эшләр башкарырга, тискәре уйлар уйлагач - тискәре эшләр башкарырга ТЕЛӘК уяна. Миндә зур, яхшы эшләр эшләргә дигән яңа теләкләр туды. Яхшы эшләр башкарган эшмәкәрләргә, кече һәм урта бизнеска булышуны, алар белән бер команда тудырып яңа үрләр яулау теләге уянды. 200 дән артык яңа танышым арасында хәзер 50-60 кече һәм урта бизнес җитәкчеләре бар.

Алар - бик креатив кешеләр. Алар - креатив идеяле бизнес хуҗалары. Мин алардан үрнәк алам, алар исә IT-өлкәсендә булган минем белемнәремнән файдаланалар. Тәҗрибә уртаклашу вакытында мин дә, алар да тагын да зуррак үсеш кичерәбез.

Әгәр сезнең уйларыгыз яхшы булып, зур эшләр башкару өчен җитәрлек эмоцияләрегез һәм моңа ирешү теләгегез бар икән - минем ярдәмемә өметләнә аласыз. IT-технологияләр ярдәмендә сезнең бизнеска конкурент өстенлек тәкъдим итә, IT-технологияләр куллану серләрен аңлатып бирә алам. Мине ничек табып булуын барыгыз да беләсез, дип уйлыйм.

Яхшы уйлар, эмоциональ күтәренкелек, әлеге уйларыгызны тормышка ашырырга кирәк дигән зур теләк булган чагында зур ВАКЫЙГАлар, чаралар оештырып була.

Миллионер булу уе һәм теләге миндә шулкадәр көчле иде ки, мин бу вакыйгага нык якынлаштым. Мин генә түгел, минем блогны һәр көн иртән торып укып барган берничә кеше миңа уңышка ирешүләрен әйтеп бирделәр. Блог язып бармавыма күңелләре төшүләрен әйттеләр.

Кызганычка каршы, чыннан да, блогны көн дә язып бара алмавыма сездән нык гафу үтенәм. Үзем өчен мин көн дә ниләр эшләвемне язып бардым. Әмма блог буларак урнаштырып барырга вакытым булмады (борчылмагыз, аларны мин китабымда язып чыгачакмын, дип өметләнәм). Камилләшүем өстендә шулкадәр нык эшләдем ки, соңгы 2-3 айда шулкадәр күп яңа проектка тотындым һәм аларның инде шактыен башкарып чыктым.

Иртәгә, 89 нчы көнне, нинди эшләр башкаруымны язып чыгарга дип планлаштырып торам.

Бүген трансформациянең кайбер алымнарын язып чыктым. Алар:

УЙ - ЭМОЦИЯ - ТЕЛӘК - ВАКЫЙГА (УҢЫШКА ИРЕШҮ / ҮЗГӘРҮ)!

1. Уйларыгызны үзгәртми торып үзгәреп булмый. Синең нинди кеше булуыңны синең нинди уйлар уйлавың күрсәтеп тора.

2. Әлбәттә, уйларны тормышка ашыру өчен бик нык эмоцияләр кирәк. Кемгәдер үз-үзен чыбыркылау, кемгәдер үз-үзен сыйпау кирәк. Кемдер "Син, юләр булма, телевизорны сүндер (яисә - ВКонтактедан чык та) эшкә тотын!!! Телевизор карап яисә социаль челтәрдә башкалар язганны карап утыру синең тормышыңны яхшыртмый!!!" - дип әйтеп үз-үзен якасыннан тотып торгызырга тырыша. Икенче берәүгә исә "Мин шулай-шулай эшләсәм, телевизорда чүп-чар карап утырмасам, ВКонтактеда/Инстаграмда зависать итмәсәм, үземә чит илгә барып ял итәргә яхшы акча эшли алам" - дип күз алдына "тәмлүшкә" булдыру җитә.

3. Нәрсәгәдер ирешү өчен зур теләк, зур ихтыяр көче кирәк. Иртәгәдән башлыйм, дисәң, ул иртәгә дигән сүз тагын иртәгә калачак. Яхшы уйларын тормышка ашырырга тырышкан кеше уйланылган эшкә шул моментта ук тотына. Бүген эшләп буласы эшне иртәгәгә калдырмый. "Сверхурочный" эшли. Мин моны булдырачакмын, дип эшли! Минем инде берничә мәртәбә шулай көн-төн эшләгәнем һәм зур уңышларга ирешкәнем бар. Шәт, сезнең дә ирешкәнегез бардыр. 

4. Вакыйга. Уңыш. Нәтиҗә. Ничек кенә әйтсәк тә, бу - безнең уебызның финал өлеше. Әмма беркайчан да бер генә максатыгыз булмасын. Күп максатларыгыз, күп хыялларыгыз булсын. Алдыгызга зур максатлар куегыз, зур хыяллар турында уйланыгыз. Берегез дә бит, минем чит илдә ял иткәнем бар (мәсәлән - Төркиядә булганым бар) дип калган гомерен шул бер башкарылган вакыйгасын гына уйлап ятмый. Төркияне генә түгел, Кырымны, Европа/Азияне, Американы, Африка илләрен, башка илләрне дә күрергә кирәк. (Кстати, берәр чит илгә барырга планлаштырсагыз, миңа мөрәҗәгать итә аласыз. Мин бер туристик агентлык хуҗасы белән бик якын дус хәзер!).  

Еш кына, трансформация өчен, яхшы сыйфатлар гадәткә кереп китү өчен кимендә 21 көн вакыт кирәк. Әмма шундый көчле бизнес-тренерлар бар ки, алар кешене 1-2 сәгать эчендә дә эчтән тулысынча үзгәртә алалар. Кайбер кешеләр исә тетрәндергеч вакыйгалардан соң үзгәрәләр.

Ә мин үземне трансформацияләү өчен 90 көнлек вакытны сайладым. Үземдәге яхшы якка үзгәрешләрдән соң мин инде кире элеккеге Раил булырга теләмим!!!

Раил Гатауллин

----------------------------------------

90 көнлек марафонның соңгы 3 көнендә аермачык 3 блог язачакмын. Иртәгә сезне мин башкарган эшләр, ә марафонның соңгы көнендә ирешелгән нәтиҗә турында мәгълүмат көтәчәк. Һәм... Бер сюрприз! Мин татарча бизнес-тренинг буенча бер түгел, ә ике китап язарга дип планлаштырдым. Иң мөһиме - ИДЕЯ/УЙ бар!

Әлеге китаплар турында 2-3 айдан ишетерсез, дип ышанам. Бар да үземнән тора. Әгәр татар халкына әлеге китаплар кирәк дисәгез, мине бу китапларны язып чыгарга рухландырсагыз, әлеге теләгем материальләшер һәм чынга ашыр, дип ышанып калам.

Иртәгәгә кадәр!!!

ps. Картинкада бер долларлы миллионер чыгышыннан слайдны куям. Фото сыйфаты әллә ни түгел. Әмма монда фото сыйфаты түгел, ә әлеге слайдның эчтәлеге мөһим!