90 көндә миллионер булып буламы? 46-55 нче көннәр. Бизнес озын гомерле булырга тиеш!

90 көндә миллионер булып буламы? 46-55 нче көннәр. Бизнес озын гомерле булырга тиеш!

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Без хаос дөньясында яшибез. Тормыш - үзе зур бер хаос. Киләсе гасырда, киләсе елда, киләсе айда ниләр буласын тәгаен генә беркем дә әйтә алмый. Хәтта иртәгә ниләр буласын да төгәл әйтә алмыйбыз...

Әмма бу тормышта хаосны тәртипкә китерүчеләр дә юк түгел. Алар - үз тормышларының сценарий авторлары. Иртәгә ни булачагын да, бер айдан, бер елдан ни булачагын да өзми-куймый әйтеп бирәләр. Һәм шулай булып чыга да. Менә шул-шул кеше шулай-шулай дип әйткән иде, диләр аннары.

Миндә дә күпмедер дәрәҗәдә мондый сәләт бар. Күп кенә уйларымны чыннан да тормышка ашыра алдым. Планлаштырдым һәм эшләдем. Планлаштырдым һәм эшләдем. 

Моннан төгәл ун ел элек, 14 июнь көнне, "Белем.ру" компаниясенә нигез салганда, ун елдан соң ниләр буласын мин дә белми идем. Әмма тәгаен белә идем - ун елдан соң да Белем.ру булачак!!!

Һәм менә ул бар, ул исән, ул, тормышның зур сынауларын үтеп, яңа үрләрне яуларга әзер!

Шушы ун елда "Белем.ру" компаниясе шактый зур эшләр башкарды. Меңләгән татарча ресурсны үзенә туплаган Белем.ру порталы, меңгә якын укытучыны аралаштырган интернет-форум, күп санлы электрон татар теле дәреслекләре, ТР Министрлар Кабинеты һәм республиканың барлык министрлыкларының рәсми сайтларының татарча версияләре, мультимедиа-әсбаплар, заказ буенча ясалган 30 га якын сайт, 50 дән артык үткәрелгән чара һәм конкурс, Татар иле проекты ... Аларның кайберләрен "Безнең проектлар" битендә дә күрә алырсыз.

Артка борылып карыйм да, үзебез эшләгән эшләргә шаккатам. Ничек барысына да өлгергәнбез?! Командамны искә төшерәм. Наил, Ләйсән, Айгөл, Илүзә, Эльвира, Алинә, Айсылу, Альбина, Гөлназ, Алмаз, Ранил, Фәрит, тагын бер Гөлназ, аннары тагын бер Гөлназ һәм тагын бер Айгөл, Зөлфия, Ленар, Резеда. Зур проектларны башкарганда катнашкан тагын якынча 150 кеше бу исемлектә... Белем.ру үсешендә аларның да өлешләре зур. Форсаттан файдаланып аларның барысына да зур рәхмәт әйтәсем килә. Безнең бергә-бергә башкарып чыккан проектлар, меңләгән генә түгел, йөзәр мең, миллионлаган кеше өчен файдалы булды. Ун ел буе атнасына кимендә уртача 3-4 (ике көннең берендәрәхмәт ишетеп килдем. Кемдер күрешеп, кемдер скайптан, кемдер аськадан, кемдер ВКонтактедан тапшырган рәхмәтләр... Ун елда бу рәхмәтләр саны ике меңнән артып киткәндер. Артыграк та булмаса.

Менә шул рәхмәтләрне бүген әлеге хезмәткәрләремә, командама, теләктәшләремә, ярдәм итүчеләргә ирештерәсем килә. Белем.ру нәкъ менә сезнең ярдәмегез белән бүген дә кешеләргә файда китерүен дәвам итә. Миллионлаган акчалары булган Татфондбанк та, Интехбанк та, башка күп кенә оешмалар да инде ябылдылар. Ә Белем.ру әле дә исән...

Һәм киләчәктә дә исән булачак. Исән булу гына түгел, Белем.ру компаниясе үз алдына киләсе ун еллыкка тагын да зур планнар белән керә. Ун елдан соң да исән булуны гына максат итеп куймый, зур үсешкә ия булган, тагын да күбрәк кешегә файда китерә торган керемле компания буларак киләчәктә эшен дәвам итәргә планлаштыра. Ышанып булмый, бәлки сезнең исемегез киләчәк Белем.ру тарихы белән бәйле булыр?

Ун елдан соң артка борылып каравы, анализ ясавы һәм алга максатлар куюы җиңел икән. Анализ ясарлык әйбер күп һәм, тәҗрибәгә таянып, алга максатлар куюы да инде күпкә җиңел. Бизнеска карата инде реаль караш формалашкан, максатлар һәм планнар күпкә реаль була.

Бу көннәрдә Белем.ру компаниясенә үзенә күрә "перезагрузка" ясыйм. Үткән еллардагы уңышларыбызның серен, уңышка ирешкән башка зур компанияләрнең һәм шәхесләрнең тәҗрибәсен нигез итеп алып... Тиздән Белем.ру 2.0 дөнья күрәчәк!

Әлеге блог язмасын һәм өстә әйтеп үтелгән сүзләремне йоигаклап нәрсә әйтергә телим соң? Үземнең тәҗрибәдән чыгып?

УН ЕЛЛЫК ТАРИХЫ БУЛГАН БЕЛЕМ.РУ КОМПАНИЯСЕННӘН УН КИҢӘШ:

1. Бизнеска тотынсагыз, озын гомерле бизнесны (мәсәлән, IT-бизнес елдан-ел үсеш кичерә) сайларга тырышыгыз. Ул сезнең хобби булсын, үз эшегезне яратып, әлеге эшкә бирелеп эшләгез. Эшегезгә мәхәббәтегезне тоеп, сезнең арттан башкалар да тартылырлар.

2. Командагызга ныклы игътибар бирергә тырышыгыз. Ныклы, бердәм профессионаллар командасын туплагыз (бер-берегезне сүзсез дә аңларлык булсын). Планнарыгызның күпмедер өлешен командагыз белән уртаклашып торыгыз. Командагыз сезнең нинди максатларга ирешергә теләвегезне белеп торса, эшегез уңышлырак булыр. Әгәр ниндидер сездән бәйсез сәбәпләр нәтиҗәсендә хезмәткәрләрегез белән саубуллашырга туры килсә, алар сезне яхшы яктан гына искә алсыннар.

3. Конкрет бер өлкәдә иң яхшылардан булыгыз. Сан артыннан кууга караганда, сыйфатны яхшырту яхшырак нәтиҗәләр бирер.

4. Уңышсызлыклардан күңелегезне төшермәгез. Уңышсызлык кичергәнсез икән, димәк, сез уңышка тагын бер адымга якынайгансыз! Шулай ук уңышсызлыклар командагызда кемнең кем булуын күрсәтер. Кемдер бу вакытта сезнең яннан качып китә икән - аны яныгызда тотмагыз. Бу сезнең өчен дә, аның өчен дә яхшы булыр.

5. Клиентларыгызга карата игътибарлы булыгыз. Әмма 100% клиентка ярарга тырышмагыз. Клиент һәрвакыт хаклы булмый. Сез - үз эшегезнең остасы. Клиентлар белән аңлашып эшләгез. Клиентка кимендә 101% хезмәт күрсәтегез (ул теләгәннән күбрәк - бонус, бүләк һ.б.). Лояль клиентлар булдырыгыз, алар сезнең хезмәтләрегезне, сезнең товарларны, сезнең компанияне башкаларга да тәкъдим итәрдәй булсын.

6. Эшегездә һәрвакыт иң алдынгы, иң заманча алымнарны/методикаларны/технологияләрне кулланырга тырышыгыз. Бу - чыгымнарны киметер (керемнәрне арттырыр), проектның яшәү циклын кыскартыр, сезнең компанияне башка компанияләрдән бер башка өскә күтәрер һ.б.

7. Клиентларыгызның 20%ы - 80% керем бирә, ә 80%ы - 20% керем. Ягъни, сезгә карата лояль булган, сезне яраткан, сезнең хезмәтләрдән файдаланырга теләгән клиентлар барлык клиентларның уртача 20%-ын тәшкил итәләр. Игътибарны күбрәк аларга бирегез. Үзегезне яраткан клиентларны яратыгыз, аларга VIP-статус бирегез һ.б. Күп компанияләр акчаларны рекламаларга тыгып һ.б. аны җилгә очыралар, калган 80% аудиторияне җәлеп итәргә тырышалар. Һәм бу 80% эш 20% кына файдалы нәтиҗә бирәчәк.

8. Һәрвакыт белемнәрегезне, квалификациягезне яхшыртып торыгыз. Күп укыгыз, белем күтәрү курсларына йөрегез һәм хезмәткәрләрегез өчен дә оештырыгыз. Өстәге икенче киңәшне тотып эшләсәгез, хезмәткәрләрегез, башка конкурент компанияләрдә эшләсәләр дә, сезгә бары тик файда гына китерергә тырышырлар...

9. Кешене дә, үзегезне дә беркайчан да алдамагыз. Алдауга корылган бизнес озын гомерле булмый.

10. Үз компаниягезне, үзегез җитештергән товарларны, һөнәрегезне, эшегезне 200% яратыгыз! Аның белән горурланыгыз һәм беркайчан да беркемгә дә рәнҗетергә, тап төшерергә бирмәгез.

Бизнесыгыз озын гомерле һәм уңышлы булсын!!!

PS. Белем.ру компаниясенең якын көннәрдә яңа сайты дөнья күрәчәк (без аны Белем.ру 2.0 дип атарга булдык), кайбер хезмәтләребездән өегездән чыкмый гына да файдалана алырсыз, дип ышанып калабыз! Компания әкренләп янәдән зурая, киңәя, вакансияләр дә була бара. Белешеп торыгыз, безнең белән бергә булыгыз. Бәйрәмебез белән!