90 көндә миллионер булып буламы? 39-45 нче көннәр. Ни дә булса эшләү берни дә эшләмәүдән яхшырак

90 көндә миллионер булып буламы? 39-45 нче көннәр. Ни дә булса эшләү берни дә эшләмәүдән яхшырак

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Без кайвакыт югалып калабыз. Авырлыклар алдында. Зур эшкә тотыныр алдыннан. Туктап калабыз. Ни эшләргә дә белмибез. Һәм еш кына башыбызга килгән идеяләрне тормышка ашыра алмый калабыз. Алардан баш тартабыз. Һәм калган гомеребезне шул адымны атламавыбыз өчен жәлләп үткәрәбез.

Әлбәттә, нинди дә булса зур эшкә тотыныр алдыннан әзерләнергә кирәк. Уйларга кирәк. Мөмкин кадәр эшне планлаштырырга кирәк. Көчләрне барларга кирәк. Әмма туктап калырга кирәкми.

Нинди дә булса эшкә тотыныр алдыннан, чыннан да, куркып калган чаклар була. Бу - табигый күренеш. Аеруча беренче тәҗрибәбез булса. Нәтиҗәне күз алдына китерә алмыйбыз. Ни килеп чыгасын тәгаен әйтә алмыйбыз.

Күз алдына китерегез әле. Сез Татарстанның бер авылында яшисез, ди. Беренче мәртәбә Казанга барырга планлаштырасыз, ди. Яисә Мәскәүгә. Яисә Парижга. Кайсын күз алдына китерсәгез дә ярый.

Сорау - сезгә Казан күренәме? Ә Мәскәү? Ә Париж?

Әлбәттә, юк. Бара-бара яңа йортлар, яңа биналар, яңа объектлар күренә барыр. Атлаган саен яңа горизонтлар ачылыр.

Эшкә тотынгач та шулай. Алга максат куярга да, "юлга чыгарга" кирәк. "Казан" беренче адымнан ук күренмәскә мөмкин. Әмма бара-бара үзегезнең дөрес бару-бармавыгызны да аңлый алырсыз, "Казанны да (Мәскәүне, Парижны) күрерсез". 

Уңышка ирешкән кешеләр нәкъ шулай эшлиләр дә. Алга максат куялар да, юлга чыгалар. Һәм морадына ирешәләр.

Ә икеләнеп калган, куркып калган кешеләр әле һаман да шул ук урында басып торалар. Ә кемнәрдер Парижны да, Дубайны да башка шәһәрләрне дә күрәләр...

Әлбәттә, беренче мәртәбә барганда юлны белмичә кире якка таба да хәрәкәтләнә башларга мөмкин. Мисал өчен Арчадан Казанга барганда сезгә Биектауны узарга туры килер. Ә инде юлыгызда Кукмара очрый икән, димәк сез кире якка таба хәрәкәтләнәсез. Үз маршрутыгызга коррекция кертеп Казанга килеп җитә алырсыз. Ялгышлар юлыннан барып та Казанга барып җитеп була. Әмма моның өчен бөтен Җир шарын урап чыгасыгыз булыр. Әмма барып ирешерсез!

КИҢӘШ. Туктап калмаска, хәрәкәт итәргә кирәк. Ни дә булса эшләү берни дә эшләмәүдән күпкә яхшы.

PS. Бу атнага килгәндә. Атнам эш белән үтте. Бик күп эш белән. Саный башласам бик озакка китә. Һәм эшләрнең күбесен инде эшләп бетереп киләм. Башымда яңа идеяләр күп. Әмма алар хәзер төрлесе төрле юнәлештәге "шәһәр"ләр түгел, барысы да бер үк юнәлештә урнашкан "шәһәрләр". Төп максатыма бара-бара әле берсен, әле икенчесен "күрергә" планлаштырам.