90 көндә миллионер булып буламы? 32-38 нче көннәр. Беренче айга күзәтү

90 көндә миллионер булып буламы? 32-38 нче көннәр. Беренче айга күзәтү

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Бу атнада марафонның икенче ае башланды. Тиздән марафонның "экваторына якынлашачакмын".

Бүген дусларыма һәм блогымны укучыларга марафонның беренче ае турында сөйләп үтәргә телим. Беренче ай дәвамында мин ниләр эшләдем? Марафон мине үзгәрттеме? Миллионер ясадымы?

Әйе, марафон мине чыннан да үзгәртте. Әлегә кесәдә яисә счетта миллионнар булмаса да.

1. Мин максатларымны барладым һәм аларны төгәлрәк итеп язып чыктым. Шул рәвешле, тормыш юлыма корректировкалар керттем. Кая баруымны, кем булачагымны һәм күп кенә башка моментларны хәзер күпкә ачыграк күз алдына китерәм. Якындагы 1, 5, 10 елга максатларымны язып чыктым. Шушы 1 ай дәвамында кайбер максатларыма ирешә дә башладым инде.

2. Вакытны элек тә дөрес планлаштыра идем, хәзер аны тагын да төгәлрәк планлаштыра башладым. Хәзер көненә шул ук 24 сәгать эчендә 1,5 - 2 тапкыр күбрәк эш башкара һәм планнарымны тизрәк тормышка ашыра башладым. Кем әйтмешли, "производительность труда" артты.

3. Үземне яратырга, үземә дөрес бәя бирергә өйрәндем. Элек нахак сүзләргә бик гарьләнә идем. Ничек инде алай - күпме яхшы эш эшлисең, файдалы эшләр башкарасың, ә сиңа әллә нинди мәгънәсез нахак сүзләр әйтеп тап төшерәләр... Хәзер шуны аңладым, бу кешеләр - үзләре шундый "таплы" кешеләр. Алар дәрәҗәсенә аска төшеп, аларның мәгънәсез нахак сүзләренә игътибар итеп утырырга хәзер минем вакытым юк. 

4. Бизнес, маркетинг, финанслар, рухи ныклык һәм уңышка ирешү турында шактый күп мәгълүмат (китаплар, аудио, видеоязмалар) белән танышып чыктым, бизнес-тренингларда булдым. Тормышта күп кенә хаталар җибәргән булуымны аңладым. Хәзер башкаларга карыйм да, башка кешеләрнең дә шундый ук хаталар җибәрүләрен күреп сәерсенеп куям. Ничектер аңлатасым, булышасым килә. Әмма күп кешеләр үзләренә өске планка - барьерлар куялар һәм шуннан ары китә алмыйлар. Күбрәк укырга, белемле булырга, алдыңа киртәләр куймаска, булган барьерларны бетерергә кирәк!

5. Бу айда бизнесмен, эшмәкәр дусларым, танышларым саны шактый артты. Аларга хәзер ярдәм итә башладым. Бизнесны ныгыту, клиентлар санын арттыру өчен минем хәзер IT-инструментарий бар. Әгәр үз бизнесыгыз бар һәм клиентларны арттыру мәсьәләсе алдыгызда тора икән - минем белән элемтәгә керегез.

Үземнең компаниямнең ("Белем.ру" компаниясенең) дә клиентлар саны арта бара. Бизнесны зурайта барырга исәп. Үз яныма ышанычлы, яхшы, белемле, чая, эчкерсез, гадел берничә хезмәткәрне эшкә алырга планлаштырып торам.

6. Гади компания булып кына зур акчалар эшләп булмавын аңладым. "Налаженный" зур бизнес кирәк, инвестицияләр белән шөгыльләнергә кирәк. Хәзер бу юнәлештә планнарыма корректировкалар кертәм. Сер түгел, марафонның беренче аенда 230 меңлек заказлар башкарып чыгарга дип алындым. Хәзер бу гамәлемнең әллә ни дөрес булмавын аңлыйм. Бу заказларның күбесе - нигездә мин генә башкарып чыга ала торган заказлар. Эшче яллап аңа эш куша алмыйм. Нәтиҗә - соңгы арада юньле йокы күргән юк. Юньләп акчасы да әле кесәгә кергән юк. Эшләргә дә эшләргә кирәк...

Сезнең дә андый хәлдә калганыгыз бардыр. Гаиләнең тамагын туйдыру өчен кайвакыт көн-төн ялсыз, йокызысыз берничә эштә эшлисең дә эшлисең. Нәтиҗәсе - тормышка җитәрлек кенә акча эшләп таба алу. Шуңа күрә дә марафонның киләсе айларында акыл беләнрәк, инвестицияләр юнәлешендә эш алып барырга, пассив керем булдырырга планлаштырам. Бу юнәлештә инде бераз эшли башладым, нәтиҗәсе дә күренә башлады. Зур проектларны, яңа идеяләрне тормышка ашыру өчен якын көннәрдә партнерлар, дуслар эзләргә планлаштырам. Әгәр сезнең дә "ныгытып торып аякка басарга" планнарыгыз бар икән - эндәшегез, кунакка килеп чыгыгыз!

7. Уңышсызлыкларны җиңел кичерергә өйрәндем. Нидер килеп чыкмый икән - димәк кайдадыр хата ясыйм. Тиз генә анализ ясыйм да, төзәтмәләр кертеп гамәлемне янәдән кабатлыйм. Борчылмагач, негатив уйлар башка кермәгәч - акыл яхшырак эшли, тизрәк фикер йөртәм. Борчылудан файда юк, зыян гына. Сез дә беркайчан да борчылмагыз! Шатланыгыз! Үз шатлыкларыгыз белән уртаклашыгыз, башкаларның шатлыкларына куана белегез. Бер шатлыгым белән уртаклашам - бу атнада минем "Дуслар кирәк" дип исемләнгән шигыремә язылган җыр Нәфисә Назарова башкаруында дөнья күрде. Көйне - Илдар исемле яшь, талантлы бер егет язды. Рәхәтләнеп тыңлый аласыз!

8. Спортка, сәламәт яшәү рәвешенә игътибарымны арттырдым. Сәламәтлек булмаса - тырышып эшләп алган миллионнарымның рәхәтен күрмәячәгемне аңлыйм. Лифтта сирәк йөрим, иртә-кич гимнастика ясарга тырышам. Йокы гына җитми... Көннәр бераз җылыткач иртәнге "пробежка"лар ясарга да теләк бар... Иртә таңнан төнгә кадәр эшләгәч, монысына әле вакыт юк.

9. Инглиз телен өйрәнүне дәвам итәм. IT-белгеч булгач, инглиз телен яхшы белү - аеруча отышлы. Ниндидер багны (программада хатаны) эзләп табып төзәтү өчен еш кына инглиз телендәге чыганакларны укырга кирәк була. Инглиз телен, башка телләрне күбрәк белгән саен - дөньяга карашың киңәя бара.

10. Бу көннәрдә бизнесны рекламалау серләрен тирәнрәк өйрәндем. Хәзер Яндекс.Директта да кампанияләрне дөрес, артык чыгымнарсыз оештыра беләм. Гомумән, бизнесны рекламалау темасы белән бик тирәнтен танышам һәм уңышларга ирешә барам.

Гади реклама инде эшләми. Ташламалар эшләми, диярлек. "Информацион мусор" бик күп.

Минем әлеге блогым да мәгълүмат чүплегендә югалып калмас, кирәкле кешесен табар, аның өчен файдалы булыр, дип ышанып калам.

Киләсе очрашуларга кадәр!

ps. Әлеге айлык анализ Матбугат.ру соравы буенча язылды.