90 көндә миллионер булып буламы? Егерме өченче көн. Бизнес - ул кешеләргә файдалы булу

90 көндә миллионер булып буламы? Егерме өченче көн. Бизнес - ул кешеләргә файдалы булу

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Марафонның егерме өченче көне тәмамланды. Урамда - май салкыннары. :) Өйдә дә салкын. Күңелдә генә җылы.

Бүген соңгы өч атна турында уйландым. Соңгы өч атна гына түгел - соңгы яшәгән елларым турында уйландым. Марафонга тотынып дөрес эшләвем турында уйландым. Тормышымда бар да рәтләнә бара. Күңелдә булган негативлар юкка чыкты, диярлек. Эшләрем бар, заказларым бар, дусларым саны арта бара, элеккеге дусларым белән ешрак очраша башладым. 

Белем.ру компаниясе оешканнан бирле мин башка кешеләр өчен хезмәт иткәнемне аңладым. Шактый кешегә ярдәм иткәнмен. Кемнәр өчендер белем өләшкәнмен, кемнәр өчендер ярдәм кулын сузучы булганмын.

Бизнес - ул кешеләр өчен файдалы булган товар җитештереп сату, аны кешегә илтеп ирештерү, хезмәт күрсәтү һәм аның өчен тиешле акчасын алу. Сорау (спрос) бар икән, аны канәгатьләндереп акча эшләргә мөмкин. Кемдер товарлы була, кемдер - акчалы.

Әлбәттә, хезмәтне акча кабул итми генә дә күрсәтергә мөмкин. Акча алмый гына товар бирергә. Монысы инде хәйрия дип атала. Бу максатларда, ярдәм итүне оештыру өчен моннан 4 ел элек Татнетны үстерү фондына нигез салган идем. Хәзер Фонд шактый күп конкурслар үткәрә. Фондка булышучылар да юк түгел. Фонд үз чиратында татар интернетын үстерүчеләргә ярдәм итә, төрле бәйгеләр, акцияләр оештыра. 

Бүген иртүк торып төсле бланкларда дипломнар бастырып алып кайттым. 16 нчы май көнне Яр Чаллы шәһәренә яшь татнетчыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырырга барам. 

15 интернет-проект - 15 бала - 15 диплом. Призлы урыннар санаулы гына булса да, барлык катнашучы балаларга да дипломнар ясатырга булдым. I, II, III урыннар һәм лауреатлар өчен дипломнар... Балаларның шатлануларын күрү үзе бер шатлык. 

Дипломнарга өстәп бүләкләр биреп җибәрүчеләр дә - Фондка булышучылар да табыла башлады. Ландыш апалары (журналның редакторы) балаларга "Тылсымлы куллар" журналын бүләк итеп бирүемне сорады. Әлбәттә, илтеп тапшырачакмын.

Әле тагын да бүләкләр алып барасым килә. Фондка булышырга теләүчеләр булса - акчаны Фондка аның рәсми сайтына кереп күчерә алалар. "Назначение платежа" кырында «Пожертвование на организацию конкурса "Яшь татнетчылар"» дип язсагыз, әлеге акчаны без нәкъ шушы конкурста катнашкан балаларга бүләк алу өчен тотачакбыз.

Фондка килгән акчаларны мин акча эшләү дип кабул итмим. Бу акчаларның барысы да (налоглардан кала) Фонд эшчәнлеге максатларында кемгәдер тапшырылачак. Мине якыннан белгән кешеләр моның шулай икәнен барысы да белеп торалар инде.

Уйлап куйгансыздыр - бизнес ул кешеләргә яхшылык эшләү булгач, хәйрия дә бизнес була бит инде, дип. Әлбәттә, һәр бизнеста хәйриягә урын бар. Әмма, Фондларның акчалары 100% каядыр кемгәдер файдага китеп барса, бизнеста акчаларның шактый өлеше әлеге компаниянең хуҗасына һәм компаниянең үзе өчен (анда эшләүче кешеләргә хезмәт хакы түләү, компания эше өчен җиһазлар алу һ.б.) тотыла.

Безнең илдә күп кенә бизнесменнар керемнең шактый өлешен үзләренә фатирлар, коттеджлар, яхталар һ.б. алу өчен тоталар. Чит илләрдәге бизнесменнарның хәйриягә күп акча тотуларын күреп, еш кына үзебезнең бизнесменнар өчен оялып куям. Аеруча татар бизнесменнары өчен. Башкалар турында уйлана торган татар бизнесменнары бик аз кебек тоела. Мин генә белмимме. Мифтахов Фәрид абыйны гына беләм ахыры. Әлегә. Бәлки, киләчәктә шундый яхшы күңелле бизнесменнар белән танышып, бергә күп кенә проектлар оештырырбыз әле?! Кешеләр өчен дә, үзебез өчен дә файдалы проектлар. Инде идеяләр бар, бизнесменнар гына юк әлегә. Шуңа да, иң беренче чиратта үземне "аякка бастырырга" булдым да инде.

Кешеләр өчен файдалы бизнесны ничек оештырырга?

1. Кешеләрнең ихтыяҗларын өйрәнегез. Якыннарыгызга, үзегезгә нинди товарлар яисә хезмәтләр җитешеп бетми? Бәлки якын тирәгездә чәчтарашханә юктыр, каядыр еракка барып чәч алырга туры киләдер. Яисә балалар бакчасында буш урыннар юк, күп кенә күршеләрегез балаларын ерактагы балалар бакчасына илтеп азапланалардыр?! Үзегезнең өегездә зур булмаган "ясли" оештыра аласыздыр? Ни әйтергә теләвемне аңлагансыздыр, шәт.

2. Үзегезнең нинди эшләргә сәләтле икәнегезне инде яхшы беләсез, мөгаен. Бәлки бу турыда игълан итәргәдер? Бер дә булмаса - социаль челтәрдә үз статусыгызга язып куегыз. Мин шундый-шундый хезмәтләр күрсәтә алам, дип. Мәсәлән, сез укытучы икән һәм репетиторлык хезмәтләрен тәкъдим итә аласыз икән, Белем.ру порталында теркәлеп үз профилегездә бу турыда мәгълүматны тутырырга кирәк. Һәм сезнең турыда мәгълүмат автомат рәвештә Репетиторлар битендә урын алачак.

3. Һәр бизнес чыгымнар сорый. Бизнесны оештыру өчен башлангыч капитал кирәк. Офис өчен, электр энергиясе өчен һ.б. түләүләр булуы мөмкин. Бизнес оештырырга уйласагыз - бу чыгымнарны алдан дөрес итеп санагыз. Чыгымнарыгыз керемнәргә караганда күбрәк булса - аннары үзегезгә ярдәм кирәк булмагае. Файдалы эш - файдалы эш, әмма минуска эшләсәгез файда китерә алу сәләтегез тиздән юкка чыгачак. Эшләгән эшегез кешеләргә генә түгел, үзегез өчен дә файдалы булсын!

Әлегә шулар. Минем, мәсәлән, бу юлларны язгач, хәзер татар эшмәкәрләренә булышасым килеп китте. IT-технологияләр кулланып аларның эшләрен шулкадәр яхшы итеп оештырырга ки, аларның керемнәре тагын да артсын һәм башка кешеләргә ярдәм итү өчен дә акчалары җитәрлек булсын!

PS. Әлеге блогымны әлегә бизнес-проект дип әйтә алмыйм. Болай да кыйммәтле вакытымның бер өлешен  көн дә блог язуга сарыф итәм. Ышанам, минем үзем өчен генә түгел, әлеге блог башка күп кешегә дә ярдәм итә. Файдалы икән, димәк бу блог яшәргә тиеш!

ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ КӨН >>